Әти-әниләре белән сугыштан качып киткән Украина балаларының саны бер миллионнан артып киткән. Бу хакта БМОның балалар фонды (UNICEF) матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бер миллионнан артык бала әти-әниләре белән Польша, Маҗарстан, Словакия, Молдова һәм Румыниягә чыгып киткән диелә.
"Күченеп китүче балаларның саны шаккаттыра, бу Украинадагы хәлләрнең балалар һәм гаиләләр өчен никадәр авыр булуын күрсәтә. Иминлек эзләп, балалар барысын да калдыра. Бу йөрәкне өзгәли", дип белдергән UNICEF-ның Европа һәм Үзәк Азия төбәк мөдире Афшан Хан.
Аның сүзләренчә, UNICEF партнерлары белән хезмәттәшлектә, Украинаның сугыштан зыян күргән биш төбәгендәге 22 хастаханәсенә медицина кирәк-яраклары җибәрәчәк. Бу ярдәм 20 мең балага һәм анага исәпләнгән.
Украинага 70 тоннага якын ярдәм белән алты йөк машинасы килгән инде. Анда шәхси саклану чаралары, медицина, хирургия һәм акушерлык җыелмалары бар. Якын арада Украинага Копенһаген һәм Төркиядән беренче кирәк-яраклар төялгән тагын өч йөк машинасы килеп җитәргә тиеш диелә.
24 февральдә Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага һөҗүм итте. Украинада гомуми мобилизация игълан ителде.
Украина президенты Владимир Зеленский Русияне 9 мартта илнең көньяк-көнчыгышындагы Мариуполь шәһәре бала табу йортына һәм хастаханәнең балалар бүлегенә коточкыч һөҗүм ясауда гаепләде.
🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!