Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин ихтыяриларны "ДНР" һәм "ЛНР"га сугышка җибәрергә рөхсәт итте


Владимир Путин

Русия саклану министры Сергей Шойгу әйтүенчә, Якын Көнчыгыштагы 16 меңләп ихтыяри Луһански һәм Донецки "халык республикаларына" барырга тели.

Русия президенты Владимир Путин ихтыяриларны "ДНР" һәм "ЛНР"га җибәрергә рөхсәт итте. Дәүләт башлыгы аларга хәрби хәрәкәтләр зонасына барырга булышырга кушты. Бу хакта ул Русиянең Иминлек шурасы киңәшмәсендә белдерде.

Путин әйтүенчә, янәсе "Украина режимының көнбатыштагы кайбер иганәчеләре" бөтен дөньядан яллы гаскәрләрне Украинада сугышырга җибәрә. Президент фикеренчә, бу "халыкара хокукның барлык нормаларына" каршы килеп эшләнә.

Иминлек шурасы утырышында саклану министры Сергей Шойгу, министрлык Якын Көнчыгыштагы 16 меңләп ихтыяридан гариза алды дип белдерде, алар Луһански һәм Донецки "халык республикаларына" барырга тели. Министр сүзләренчә, ихтыярилар "азат итү хәрәкәтендә" катнашырга җыена. Путин да "аларның теләген исәпкә алырга" һәм ярдәм итәргә кушты.

Русия президенты шулай ук һава һөҗүменнән саклану чараларын һәм танкларга каршы ракет комплексларын, шулай ук Русия хәрбиләре яулап алган Украина һәм Көнбатыш коралларын Луһански һәм Донецки "халык республикаларына" тапшырырга рөхсәт итте.

Элегрәк The Wall Street Journal, Русиянең шәһәр шартларында хәрби хәрәкәтләр алып бару тәҗрибәсе булган Сүриядәге яллы гаскәрләрне Украинага сугышырга җибәрергә җыенуы турында хәбәр иткән иде.

Басма Американың хакимият чыганакларына сылтанды.

27 февральдә Украина президенты Владимир Зеленский, Украина яклы сугышырга теләгән чит ил ватандашларыннан "халыкара легион" оештырылуын игълан итте.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG