Русия эчке эшләр министрлыгы оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның сүзчесе Кира Ярмышны эзләүгә биргән.
Узган ел 16 августта Мәскәүнең Преображенский мәхкәмәсе "санитар эш" нигезендә Ярмышның ел ярымга иреген чикләгән иде. Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) Ярмышның бу җәзасын колониягә алыштыруларын сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Мәскәү шәһәр мәхкәмәсенең сайтында хәбәр ителә.
"Санитар эш" нигезендә хөкем карары чыгарылганнан соң, Ярмыш Русиядәнкиткән иде.
Мәхкәмә аның Навальный тарафдарларының митинглары турындагы социаль челтәрләрдәге постларын санитар-эпидемологик нормаларны бозарга котырту дип тапты.
🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!