Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аяз Гыйләҗев белән тоткынлыкта булган маҗар язучысы Арпад Галгоци вафат


Арпад Галгоци
Арпад Галгоци

Арпад Галгоци 11 мартта вафат булган, аңа 93 яшь иде.

Татар язучысы Аяз Гыйләҗев белән тоткынлыкта булган һәм аның "Йәгез, бер дога!" китабын маҗар теленә тәрҗемә иткән язучы һәм тәрҗемәче Арпад Галгоци вафат. Бу хакта әдәбият галиме, Галгоцины эзләп табучы Миләүшә Хәбетдинова хәбәр итте.

"Җомга көн маҗар язучысы, тәрҗемәчесе Арпад Галгоци вафат булган. Хәбәр миңа бүген генә килеп иреште. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Бу гаҗәпе кеше белән танышуым өчен язмышыма рәхмәтле", дип яза Хәбетдинова.

Арпад Галгоци 1928 елда туган.

Күпсанлы репрессияләнгән татар язучыларының берсе Аяз Гыйләҗев белән Арпад Галгоци 1953 елның азагында Казакъстанның Караганда өлкәсендәге лагерьда таныша. Алар күрше бригадаларда эшли. Бераздан Гыйләҗев бригадир итеп билгеләнә. Галгоци үзендә портрет ясау сәләтен ачкач, эшкә йөрми башлый. Китабының тышлыгында да Аяз Гыйләҗевнең Арпад Галгоци әсирлектә ясаган портреты урын алган. Гыйләҗев белән аралашулары кыска вакытлы була, маҗар кунагы аның турында гомере буе уйлап-борчылып яши.

"Аяз белән өч ай гына аралашуыма бик үкенәм. Аяз Гыйләҗевнең гаиләсе белән аралашканда да, исән булса ничек булыр иде икән дип сөйләшәбез. 63 елдан соң очрашуыбызны күз алдыма китерәм. Әмма, күрәсең, Ходай башкача язган. Шул кыска вакыт эчендә дә без нык аралаштык, төрле темаларга сөйләштек. Без бик яхшы дуслар идек", диде ул.

Аяз Гыйләҗевнең дусты Галгоци ГУЛАГ кабатланмас дип өметләнә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:22 0:00

Соңгы тапкыр Галгоци Казанга 2017 елда килгән иде. Аңа Азатлык "Сезнең баштан үткән михнәтләр тагын кабатлана ала дип уйлыйсызмы?" дигән сорау юллады.

"Башка кабатланмас дип ышанасы килә. Дөнья нацизм һәм большевизм бүтән беркайчан да кабатламаслык дәрәҗәгә үсте дип өметләнәм. Дөнья инде аларның юк итүче, кешеләрне үтерүче режим булуын күрә алырлык дәрәҗәгә җитте. Татарларга бу икеләтә кагыла. Чөнки аларга карата совет режимы да, урыс режимы да һәрвакыт золым кылды.

Сезгә авыррак. Русия үзәгендә яшисез. Сездә күп нәрсә илдәге гомум сәясәткә бәйле

Безгә (маҗарларга - ред.) җиңелрәк булды, чөнки без совет социалистик режимы биләмәләренең читендә идек. Мөмкинлек ачылуга, хакимият алмашуга әлеге системнан чыктык. Сезгә исә авыррак. Русия үзәгендә яшисез. Сездә күп нәрсә илдәге гомум сәясәткә бәйле.

Әгәр урыс хакимияте башка милләтләргә хөрмәт, ихтирам белән караса, ул чакта барысы да әйбәт булыр", дигән иде Галгоци.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG