Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Украинадагы сугышта Русиянең ярдәм соравын кире какты 


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

“Әлеге хәбәр – ялган мәгълүмат”, дип белдергән Кытай тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле. 

Кытай Мәскәүнең Пекиннан хәрби һәм икътисади ярдәм соравы турындагы хәбәрне кире какты.

"Әлеге хәбәр – ялган мәгълүмат", дип белдергән Кытай тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Чжао Лицзянь брифингта.

Аның әйтүенчә, Пекин конструктив роль уйный, сөйләшүләргә һәм мәсьәләне тыныч хәл итү юлларын эзләргә булыша.

Элегрәк CNN исемнәре аталмаган АКШ рәсмиләренә сылтама белән, Русиянең Кытайдан корал, шул исәптән дроннар соравын хәбәр итте. The Washington Post үз чыганакларына Русия сораган корал төрләре һәм Кытайның бу үтенечкә карашы билгеле булмавын әйтте.

Finanсial Times басмасы АКШ хакимияте чыганагының фикерен китерде. Чыганак өченче атна һөҗүмен дәвам иткән Русиянең кайбер төр кораллары бетүе ихтимал дип әйткән.

14 мартта Римда АКШ президентының дәүләт иминлеге ярдәмчесе Джейк Салливан һәм Кытайның коммунистлар фиркасе үзәк комитетының сәяси бюросы әгъзасы Ян Цзечи очрашачак.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG