Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия-Украина сөйләшүләренең дүртенчесе уза 


Элекке сөйләшүләр Беларуста узды
Элекке сөйләшүләр Беларуста узды

Украина вәкиллеге әгъзасы Михаил Подоляк авыр сөйләшү көтелә һәм Украина үз таләпләрендә нык торачак, дип язды. 

Бүген, 14 мартта Украинадагы сугышны җайлау турындагы сөйләшүләренең дүртенчесе уза. Бу юлы Русия-Украина вәкилләре шәхсән очрашмый, сөйләшүләр онлайн тәртиптә үтә. Украина делегациясе әгъзасы, президент офисының киңәшчесе Михаил Подоляк сөйләшүләр алдыннан авыр сөйләшү көтелә һәм Украина үз таләпләрендә нык торачак, дип язды.

Украина таләпләре арасында атышны туктату, гаскәрләрне чыгару һәм иминлек гарантияләре дә бар.

Украинаның нык каршы торуына карамастан, Русия тарафының "тыныч шәһәрләргә 19 көн буе көч куллану – дөрес стратегия" дигән иллюзияләре бар, дип фикер белдерде ул.

Подоляк сүзләренчә, шулай ук чолганыштагы шәһәрләрдәге тыныч халыкның фаҗигаи хәленә бәйле рәвештә, һуманитар мәсьәләләр турында да сөйләшәчәкләр.

Алданрак Украинаның да, Русиянең дә делегация вәкилләре сөйләшүләрдә алга китеш күренде дигән иде, әмма төгәл ачыклама булмады.

Украина хакимиятләре, Русия президенты Владимир Путинның Украинаны коралсызландыру, Русиянең Кырымны аннексияләвен һәм Донецки белән Луһански "халык республикаларының" бәйсезлеген тану турындагы таләпләренә риза булмаячакларын берничә мәртәбә белдерде.

Шул ук вакытта, Киевтә, әгәр, шул исәптән Русиядән дә, үз иминлегенә кагылышлы җитәрлек гарантияләр алса, Украина НАТОга керү ниятеннән баш тартырга мөмкин булуына ишарәләделәр.

Сөйләшүләрнең элеккеләре февраль ахырында һәм март башында Беларуста узды һәм билгеле бер нәтиҗәләргә китермәде.

Русиянең Украинада 24 февральдә башлаган сугышы дәвам итә.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG