Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ дәүләт департаменты: Кытай Русиягә хәрби ярдәм күрсәтергә әзер


Кытай хәрбиләре
Кытай хәрбиләре

Кытай Русиягә киләчәктә булышырга җыенамы яки хәзердән үк хәрби ярдәм күрсәтү турында сүз барамы – ансы әйтелми.

АКШ дәүләт департаменты үз беректәшләренә документ җибәргән, анда әйтелгәнчә, Украинадагы сугышта Кытай Русиягә хәрби ярдәм күрсәтергә әзер. Бу хакта Америка дипломатларына сылтама белән The Financial Times хәбәр итә.

Русиянең Кытайдан хәрби ярдәм соравы турында The Financial Times 13 мартта язган иде. Кытай Русиягә киләчәктә булышырга җыенамы яки хәзердән үк хәрби ярдәм күрсәтәме - беректәшләргә җибәрелгән документта бу хакта әйтелми.

АКШ дәүләт иминлеге киңәшчесе Джейк Салливан 14 мартта Кытай тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Ян Цзечи белән очрашуда бу мәсьәлә турында фикер алышырга ниятләгән иде. Салливан кытайларны, шул исәптән Көнбатыш санкцияләрен җиңәргә ярдәм итеп, Русияне "коткарырга" тырышмасыннар дип кисәтәчәген искәртте.

"Без Кытайның нигездә дәшмичә, чикләүләргә кушылудан баш тартып, Көнбатышны һәм Кушма штатларны Украинага күрсәткән ярдәмебездә гаепләп, һәм тынычлык күрергә теләүләрен белдереп тә, аңа ирешү өчен асылда берни эшләмичә Русиянең гамәлләрен хуплавын күрдек", дип белдерде Салливан. Ул, Русияне хуплаган очракта, Кытайга да чикләүләр янарга мөмкин дип искәртте.

Кытай Украинадагы сугышта Русиянең ярдәм соравын кире какты. "Әлеге хәбәр – ялган мәгълүмат", дип белдерде Кытай тышкы эшләр министрлыгы рәсми вәкиле Чжао Лицзянь. Русиядән дә шундый ук җавап булды. Аерым алганда Кремль сүзчесе Дмитрий Песков Financial Times газетында чыккан мәгълүматны раслауны яки кире кагуны сорагач, журналистка моның дөреслеккә туры килмәвен әйтте һәм "Русиянең операцияне дәвам итү өчен үз потенциалы бар" дип белдерде.

2022 елның мартында Кытай президенты Си Цзиньпин һәм Русия президенты Владимир Путин Пекинда уртак белдерү имзалады, анда аларның партнерлыгы "чиксез" дип тасвирлана.

Русиянең Украинага бәреп керүе Кытай мәгълүмат чараларында төрлечә аклана. Шул ук вакытта анда Русиянең АКШ Украинага биологик корал лабораторияләре төзергә ярдәм иткән дигән дәлилсез гаепләүләре таратыла.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG