Accessibility links

Кайнар хәбәр

АвтоВАЗ эшчеләрен 20 көнлек ялга җибәрә


Lada Vesta машиналары
Lada Vesta машиналары

Бу электрон компонентлар белән тәэмин итүдәге кытлыкка бәйле диелә.

АвтоВАЗ эшчеләрен 4 апрельдән 24 апрельгә кадәр корпоратив ялга җибәрә, дип хәбәр итә "Интерфакс" ширкәтнең матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Ширкәттә корпоратив ял 25 июльдән 14 августка кадәр ниятләнгән булган, әмма электрон компонентлар белән тәэмин итүдә кытлык булу сәбәпле, ялны күчергәннәр.

АВТОВАЗ Lada һәм Renault машиналарын чыгара. Ширкәтнең җитештерү мәйданнары Тольятти һәм Ижауда урнашкан.

АвтоВАЗ март башында да машиналар җитештерүне дүрт көнгә туктатып торган иде. Ул вакытта да мондый карарны "электрон компонентлар белән тәэмин итүдә кытлык дәвам итүе аркасында" кабул иткәннәр иде.

Тольятти һәм Ижау заводларында 5 март – хезмәт хакын саклап, эштән туктап тору көне буларак игълан ителде. Ә 9 марттан 11 мартка кадәр буласы эштән туктап тору көннәрендә исә, айлык уртача хезмәт хакының өчтән икесе күләмендә түләнеләчәк диелде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG