Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский: Украинада Русиянең тагын бер генералы үтерелде


Украина президенты Владимир Зеленский сугышта Русиянең тагын бер генералы һәлак булуын белдерде. Ул аның 15 мартта һәлак булуын әйтте, әмма исем-фамилиясен атамады.

Украин Telegram-каналлары һәм журналистлары аның генерал-майор Олег Митяев булуын хәбәр итә. Русия саклану министрлыгы бу мәгълүматны расламый.

Митяев элек Таҗикстанда 201нче хәрби базаны җитәкләгән, аннан Сүриядәге Русия гаскәрләре башлыгы урынбасары булган.

Март башында Украинадагы сугышта Русия үзәк хәрби бүлгесенең 41нче гомуми армиясенең башлык урынбасары, генерал-майор Андрей Суховецкий һәм Русия армиясе генерал-майоры Виталий Герасимовның һәлак булуы хәбәр ителгән иде. 11 мартта Украина эчке эшләр министры киңәшчесе Антон Геращенко Украинада Көнчыгыш хәрби бүлгесендәге 29нчы гомуми армия башлыгы, генерал-майор Андрей Колесниковның үтелүен белдергән иде. Бу мәгълүмат әлегә Русия ягыннан рәсмән расланмады.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG