Германиянең ZDF телеканалы расланган видео чыгарды. Анда Русия хәрбиләре Киев янындагы олы юлда бер сивил кешене атып үтерә. ZDF мәгълүматына күрә, машинада бу ир кеше белән бергә хатын-кыз һәм бала да була. Хәрбиләр аларны да машинадан чыгара. Алар белән алга таба нәрсә булганы билгесез. Видео 7 март көнне Киевтан берничә чакрым ераклыкта E40 юлында дроннан төшерелгән. Аны алман журналистларына Украина армиясе волонтеры тапшырган. Бу видео Путинның "махсус операция сивил халыкка кагылмый" дигән сүзләренең бары тик ялган икәнен күрсәтә ди алман журналистлары.
Алман каналы Русия хәрбиләренең сивил кешегә ут ачуы турында видео чыгарды
Германиянең ZDF телеканалы расланган видео чыгарды. Анда Русия хәрбиләре Киев янындагы олы юлда бер сивил кешене атып үтерә. ZDF мәгълүматына күрә, машинада бу ир кеше белән бергә хатын-кыз һәм бала да була. Хәрбиләр аларны да машинадан чыгара. Алар белән алга таба нәрсә булганы билгесез. Видео 7 март көнне Киевтан берничә чакрым ераклыкта E40 юлында дроннан төшерелгән. Аны алман журналистларына Украина армиясе волонтеры тапшырган. Бу видео Путинның "махсус операция сивил халыкка кагылмый" дигән сүзләренең бары тик ялган икәнен күрсәтә ди алман журналистлары.
мультимедиа
-
август 05, 2026Дроннар Уфага һөҗүм итте
-
август 04, 2026Wildberries келәтләрендә Татарстан сатучылары да тауарын югалта
-
июль 30, 2026Монреальдә "Татар аланы" узды
-
июль 28, 2026Кимендә 20 мең үлүче – Башкортстан белән Татарстан