Accessibility links

Кайнар хәбәр

Санкцияләр нәтиҗәсендә Чаллы хоккейчылары экипировкасыз калырга мөмкин


Чит ил тәэмин итүчеләре белән килешү төзегән эшмәкәрләр әйтүенчә, Русиядә профессионал хоккей өчен берни дә җитештерелми диярлек, экипировкалар җитештерүче заводлар Кытайда урнашкан, әмма хуҗалары – АКШ һәм Канада. Чикләүләр кертелү сәбәпле, Русиягә сатуны тыю бар.

Чаллыда хоккей уйнаучы өлкәннәр һәм балалар, әлегә тәэмин итүчеләр аша табарга мөмкин булган кирәк-ярак (экипировкаларны) сатып алып бетерә. Аларның бәяләре нык арткан. Бу хакта Chelny-biz басмасы хәбәр итә.

Тимераякларны, форманы, кәшәкәләрне һәм амуницияне ингездә чит илдән сатып алалар. Чаллыдагы "ЗаряД" кәшәкәләреннән башка, Русиядә профессионал хоккей өчен берни дә җитештерелми диярлек.

Бу хакта басмага "Овертайм" хоккей экипировкасы кибете хуҗасы, эшмәкәр Зөһрә Миңнеханова сөйләгән, ул Татарстанның хоккей такымнарын һәм боз сарайларын тәэмин итә.

"Русиядә җитештерелгән яхшы формалар бөтенләй юк. Тимераяклар бар, әмма алар профессионал шуу өчен түгел. Русия киемнәрендә балалар да шөгыльләнә алмаячак. Безнең Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе чит илдән кайтартылган тимераякларда - Bauer, CCM белән шуа. Минем бу җитештерүчеләр белән килешүләрем бар. Бөтен заводлар Кытайда урнашкан, әмма хуҗалары – АКШ һәм Канада. Билгеле, санкцияләр – Русиягә сатуны тыю бар", дип сөйләгән ул.

Зөһрә Миңнеханова әйтүенчә, кайберәүләр иске бәядән сатмыйсыз дип ачулана, кемнәрдер вазгыятьтән файдаланып калуда гаепли, әмма бәяләр чит ил акчаларының курсына бәйле, шуңа күрә һәр чираттагы партиясе кыйммәткәрәк төшә.

Шул ук вакытта Татарстан даруханәләрендә эпилепсия һәм калкансыман биз авыруларыннан даруларга да кытлык күзәтелә. Даруханә хезмәткәрләре моны Русия Украинага каршы сугыш башлаган өчен кертелгән санкцияләр йогынтысы белән аңлата.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG