Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кәгазь кытлыгы сәбәпле мәктәпләрдә Бөтенрусия тикшерү эшләре көзгә күчерелә


Белем бирү оешмаларына кәгазь һәм картриджларны Дәүләт йомгаклау аттестациясе өчен саклап торырга киңәш ителгән.

Русиядә кәгазьгә кытлык сәбәпле, мәктәп укучыларына уздырылучы Бөтенрусия тикшерү эшләрен (ВПР) көзгә күчергәннәр. Бу хакта "БИЗНЕС Online" яза, басмага мәгълүматны Татарстанның мәгариф министрлыгында раслаганнар.

"Русиякүләм тикшерү эшләре чынлап та көзгә күчерелде. Сүз Татарстан турында гына бармый, бөтен Русиядә күчерелде. Төп дәүләт имтиханнарын һәм БДИны алдан ниятләнгән вакытларда уздырачаклар", дип белдергән басмага Татарстанның мәгариф министрлыгының сүзчесе Алсу Мөхәмәтова. Тикшерү эшләренең күчерелү сәбәпләре әйтелми.

Социаль челтәрләрдә укытучылар кәгазь җитмәү аркасында мәктәпләргә Бөтенрусия тикшерү эшләрен туктатып торырга киңәш итүләре турында хәбәр итә. Белем бирү оешмаларына кәгазь һәм картриджларны Дәүләт йомгаклау аттестациясе өчен саклап торырга киңәш ителгән.

1 марттан Финляндиянең Kemira химия ширкәте Русияне натрий хлораты белән тәэмин итми башлады. Әлеге химикат целлюлозаны агарту өчен кирәк. Нәтиҗәдә Русиянең эре сәүдә челтәрләре складларда кәгазьләр булмавын һәм якындагы айда тәэмин итүләр көтелмәвен белдерде.

Бөтенрусия тикшерү эшләре – белем бирү сыйфатына бәя бирү өлкәсендәге комплекслы проект. 2022 елда Русиякүләм тикшерү эшләрен 4-8 һәм 10-11 сыйныф укучылары арасында аерым бер фәннәрдән уздырырга ниятләгәннәр иде.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG