Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда прокуратура шикәр җитештерүчеләрне һәм сатучыларга кисәтү чыгарды


Аларга канун бозулар булмаска тиеш диелгән.

Татарстанда прокуратура "Буа шикәре" һәм "Зәй шикәре" ширкәтләренең җитәкчеләренә, ике дистрибьютер-ширкәткә һәм шикәрне үлчәп төрү белән шөгыльләнүче эшмәкәргә канун бозылмаска тиешлеге турында кисәтү белдергән. Бу хакта республиканың мәгълүмат чаралары хәбәр итә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, "медиа киңлеген күзәткәндә сәүдә нокталарында шикәр булмавы яки аның бәясен арттыру турында" хәбәр алынган.

Прокуратура туплаган материаллар шулай ук "алга таба анализлау өчен" Монополиягә каршы федераль хезмәткә тапшырылган.

Русия Украинага сугыш башлаганнан соң, Русиядә яшәүчеләр күпләп шикәр сатып алып куя башлады. Күп кенә төбәкләрдә хакимиятләр шикәргә бәя кисәк артуын һәм аңа кытлык булуын белдерде. Башкортстанның сәүдә министрлыгында да күбрәк шикәр булмау һәм аның бәясе нык артуы белән бәйле мөрәҗәгатьләр килүен хәбәр иттеләр.

Мартның беренче яртысында Татарстанда яшәүчеләр тугыз мең тоннадан артык азык-төлек сатып алып куйган, шуның ике мең тоннага якыны – шикәр. Бу хакта Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG