Accessibility links

Кайнар хәбәр

Жанна Агалакова Беренче каналдан китү сәбәпләрен аңлатты


Жанна Агалакова "Чикләрне танымаучы репортерлар" офисында
Жанна Агалакова "Чикләрне танымаучы репортерлар" офисында

"Минем өчен "дәвам итәргәме" дигән сорау булмады. Һәм барган хәлләрне "тынычлык урнаштыру операциясе" дип атаргамы дигән сорау да. Бу – сугыш. Ачык әйтергә кирәк: бу – сугыш", дип белдерде ул.

Беренче каналның элеккеге алып баручысы һәм Франциядәге шәхси хәбәрчесе Жанна Агалакова Парижда матбугат очрашуы уздырды, анда ул Украинада сугыш башланганнан соң, дәүләт телевидениесеннән ни сәбәпле китәргә булуы турында сөйләде.

Матбугат очрашуы, бөтен дөньядагы журналистларга күп еллар ярдәм итүче "Чикләрне танымаучы репортерлар" оешмасының (RSF) офисында узган.

Жанна Агалакова RSF-тан да, Франция хакимиятләреннән дә бернинди ярдәм сорамавын әйткән, әмма ярдәмнең кирәк булуы бар дигән, бу хакта "Француз халыкара радиосы" хәбәр итә.

"Минем өчен "дәвам итәргәме" дигән сорау булмады. Һәм барган хәлләрне "тынычлык урнаштыру операциясе" дип атаргамы дигән сорау да. Бу – сугыш. Ачык әйтергә кирәк: бу – сугыш", дип белдергән алып баручы һәм 3 мартта Беренче каналдан китү өчен гариза тапшыруын әйткән.

Ул алданрак "һөнәри тормышында күп кенә компромиссларга баруын" һәм "страус кебек, башын комга качыруын" таныган.

Аның әйтүенчә, Беренче канал хезмәткәрләренең күбесе пропагандага каршы, әмма аның белән шөгыльләнүдән туктый "алмыйлар" – "каршы булучыларның гаиләләре бар, өлкән яшьтәге әти-әнисе бар, бәлки аларга кыйммәтле дару кирәктер, аларның музыка мәктәбенә һәм спорт секцияләренә йөрүче балалары бар, аларның түләп бетерелергә тиешле ипотекалары бар – алар тоткынлыкта".

Агалакова Беренче каналдан китүен, хезмәттәшләре белән чагыштырганда отышлырак хәлдә булуы белән аңлаткан: "Мин монда - Франциядә, чагыштырмача куркынычсызлыкта", дигән ул.

14 март кичендә Беренче канал хезмәткәре Марина Овсянникова "Время" тапшыруы эфирында сугышка каршы чара оештырган иде. Ул алып баручы Екатерина Андрееваның артына басып, "No war. Остановите войну! Не верьте пропаганде! Здесь вам врут!" Russians against war" дип язылган плакат күрсәтте.

Әлеге чара алдыннан Овсянникова видеомөрәҗәгать яздырган, ул Украинага бәреп керүне җинаять дип, Русияне агрессор-ил дип, ә Владимир Путинны бу агрессия өчен җаваплы дип атый.

Нәтиҗәдә мәхкәмә аны канунсыз каршылык чараларына чакыруларда гаепле дип тапты һәм 30 мең сумга штрафка тартты.

Овсянниковага Русия гаскәрләренең чит илдәге гамәлләре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе уңаеннан җинаять эше дә янарга мөмкин. Җинаять эзәрлекләве ихтималына карамастан, ике бала анасы булган Овсянникова "бик куркыныч" булса да, Русиядән күчеп китәргә җыенмавын әйтә.

Марина Овсянникованың чарасыннан соң, федераль мәгълүмат чараларының үз хезмәткәрләрен югалта башлаулары турында берничә язма басылып чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG