Татарстанда эшмәкәрләр төбәкнең бизнес-омбудмены Фәрит Әбделганиевка тауарлар кытлыгына зарланган: алар шикәр, он һәм касса өчен кәгазь тасма сатып ала алмый. Бу хакта Татарстан республикасы бизнес-омбудсменының матбугат хезмәте хәбәр итә һәм мондый мөрәҗәгатьләрнең саны 11 процент дип искәртә.
Быел 1 марттан 23 мартка кадәр Татарстан президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукын яклау вәкаләтле вәкиленә эшмәкәрләрдән телдән – 157, язмача – 29 мөрәҗәгать килгән.
"Һәр атна эшмәкәрләр белән онлайн очрашулар уздырыла, алар барышында эшмәкәрләрнең мәнфәгатьләренә һәм хокукларына кагылышлы кертелгән норматив-хокукый актлар аңлатыла. Мәсәлән, эшмәкәрләр сатуда касса җиһазларына кәгазь тасмалар булмауга зарланды һәм кәгазь чек булмавы өчен үзләренә нинди җаваплылык янавын сорады. Әгәр исәп-хисап кассада теркәлгән булса, ә аларга бәйле булмаган хәл аркасында (вакытлыча сатуда булмау) чек тасмасы юк икән, Федераль салым хезмәте аларны җаваплылыкка тартырга ниятләми" диелә хәбәрдә.
Моннан тыш эшмәкәрләр банкларның алданрак бирелгән кредитларның процентын күтәрүенә һәм хисапларны томалавына да зарланган (мондый мөрәҗәгатьләрнең күләме – 25 процент).
24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә.
1 марттан Финляндиянең Kemira химия ширкәте Русияне натрий хлораты белән тәэмин итми башлады. Әлеге химикат целлюлозаны агарту өчен кирәк. Нәтиҗәдә Русиянең эре сәүдә челтәрләре складларда кәгазьләр булмавын һәм якындагы айда тәэмин итүләр көтелмәвен белдерде.
Алданрак Идел буе федераль бүлгесенең төрле төбәкләрендәге хакимиятләр азык-төлеккә бәяләрнең кинәт артуын һәм шикәр җитмәвен дә искәрткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!