Бу хакта бүген, 23 мартта, хәрбиләрнең туганнары хәбәр итте, шулай ук район хакимияте раслады, дип яза Пруфы басмасы. Байегетнең абыйсы Сынбулат сөйләвенчә, үлем турында гаиләгә әле кичә генә хәбәр иткәннәр. Ләкин без ялгышканнардыр дип өметләнәбез, - диде ул.
Сынбулат сүзләренә караганда, Байегеткә 20 яшь, 21 июньдә аңа 21 туларга тиеш булган. Өч еллык хәрби хезмәт килешүенә кул куйган.
Башка туганы сүзләренә караганда, Байегет гыйнварда ялга кайтырга тиеш булган, тик аны җибәрмәгәннәр.
Ул һава һөҗүменә каршылык күрсәтүче гаскәрләрдә хезмәт иткән.
— Соңгы тапкыр окоплар казыйм дип әти-әнисенә шалтыратты, ә аннары элемтәгә чыгудан туктады, — дип сөйләгән басмага абыйсы. Аның мәгълүматларына күрә, бу атнада районның башка хәрбиләрен җирләячәкләр, ә Байбулатны - бер атнадан соң.
Сынбулат сөйләгәнчә, Байегетнең йөргән кызы яки хатыны булмаган.
24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш кырыннан корбаннар турында хәбәрләр беренче көннәрдә үк килә башласа да, Русия ягы башта аларны танымады.
Азатлык Украинада һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләренең исемлеген туплап бара.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!