Башкортстанда 11 марттан 18 мартка кадәр, бер атна эчендә помидорга (10,6 процентка), суганга (10,6 процентка) һәм шикәргә (10,4 процентка) бәяләр бигрәк тә нык арткан, бу хакта Башстат хисабында әйтелә.
Помидорларның килограммы уртача 240 сум, суган – 31 сум, шикәр – 79 сум тора. 4 марттан 11 мартка кадәр шикәргә бәяләр 20,4 процентка арткан.
Моннан тыш, бананның бер килограммы 8,1 процентка кыйммәтләнеп 110 сум булган, кара чәй 6,8 процентка арткан (1080 сум), кәбестә һәм дөге – 6,6 процентка (кәбестә - 70 сум, дөге – 83 сум), чөгендер – 5,7 процентка (44 сум тора) кыйбатланган.
Бәясе төшкән азык-төлек тә бар. Кыяр 7,4 процентка арзанайган (156 сум тора), пешкән казылык – 1,2 процентка (388,83 сум), ярымысланган һәм пешкән-ысланган казылык – 0,1 процентка (473 сум тора) арзанайган.
24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә.
Русиянең күп төбәкләрендә хакимиятләр шикәргә бәянең кинәт артуын һәм аңа кытлык барлыгын белдергән иде.
Азык-төлеккә генә түгел, даруларга да бәяләр арта. Хакимиятләр дарулар белән тәэмин итүдә проблемнар юк дисә дә, авырулар аерым бер даруларга кытлык булуын сөйли.
Кәгазьгә дә бәя кисәк артты һәм аңа кытлык күзәтелде. Татарстанда эшмәкәрләр сатуда касса җиһазларына кәгазь тасмалар булмауга зарланды һәм төбәкнең бизнес-омбудмены Фәрит Әбделганиевтән кәгазь чек булмавы өчен үзләренә нинди җаваплылык янавын сорады.
Кәгазь кытлыгы сәбәпле мәктәпләрдә Бөтенрусия тикшерү эшләре көзгә күчерелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!