Башкортстандагы "ЛизаАлерт" эзләү-коткару отрядының активы, оешманың "Вконтакте" сәхифәсендә, оешмадан чыгуы турында игълан итте.
"Без, Башкортстандагы "ЛизаАлерт" эзләү-коткару отрядының активы социаль челтәрләрдәге шәхси битләрдә шәхси фикер белдерүне тыюлары белән килешмәү сәбәпле, шулай ук безнең такымның карашлары һәм принциплары "ЛизаАлерт" җитәкчелеге карашы белән туры килмәү сәбәпле, "Лиза Алерт" оешмасыннан чыгу турында карар кабул иттек", диелә хәбәрдә.
Төбәктәге бүлек җитәкчесе Олеся Пышкинага сылтама белән "Октагон" язуынча, бу карар күптәннән җитлегеп килгән һәм коткару отрядының эчке сәбәпләренә бәйле.
"Безгә сәясәткә битараф булырга тәкъдим итәләр, әмма безнеңчә, кешенең карашлары мөһим һәм кешене фикерләренә карап бәяләргә түгел, шәхес буларак кабул итәргә кирәк. Отрядта без төрле фикерле, әмма бу безгә кешеләрне эзләү эшен алып барырга комачауламый", дип хәбәр иткән ул.
Республикада яңа эзләү-коткару отряды – "Башкортстан республикасының югалган кешеләрен эзләү үзәге" оештырылачагы хәбәр ителә. Ул төбәктәге "ЛизаАлерт" отряды нигезендә төзеләчәк.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!