Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ризык җитештерүчеләр Facebook һәм Instagram логоларын элеккечә куллану рөхсәтен сорый


Ризык тышлыкларын алыштыру очрагында җитештерү туктаячак, тауарлар кибетләргә вакытында килмәячәк, ди җитештерүчеләр.

Русиядә азык-төлек җитештерүчеләр Баш прокуратурага мөрәҗәгать итеп, продуктлар тышлыгында Facebook һәм Instagram логолары һәм сылтамаларын элеккечә куллана алалармы дип сораган. Моның хакта "Коммерсант" яза.

400 җитештерүчене берләштергән "Руспродсоюз" берләшмәсе Баш прокуратурага хатны 24 март көнне юллаган (21 март көнне мәхкәмә Facebook белән Instagram хуҗасы булган Meta ширкәтен экстремистик оешма дип таныды).

Хатта әйтелгәнчә, азык-төлек тышлыкларында Facebook һәм Instagram логолары һәм сылтамалары урнаштырылган. Аларны алыштыру очрагында җитештерү туктаячак, тауарлар кибетләргә вакытында килмәячәк. Моннан тыш импорт тышлыгын сатып алу белән дә кыенлыклар бар, диелә хатта.

Тышлыкларда урнаштырылган логотипларны каплау исә тауарларны вакытында җибәрүне тоткарлаячак, бу өстәмә хезмәт һәм финанс чыгымнарын таләп итәчәк. Хәзерге шартларда моңа юл куярга ярамый, дип саный җитештерүчеләр.

"Осторожно, новости" телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, Акмәчеттә "Ашан" кибетләренең берсендә инде Meta оешмасының "экстремистик" оешма булуы турында кисәтү урнаштырылган.

21 март көнне Мәскәүнең Тверь мәхкәмәсе Facebook, Instagram социаль челтәрләренең һәм WhatsApp мессенджерының хуҗасы булган Meta корпорациясен экстремистик дип таныды һәм аның Русиядәге эшчәнлеген тыйды. Шул ук вакытта, WhatsApp мессенджеры илдә томаланмады, аның белән Русиядә элеккечә кулланып була.

Facebook Русиядә 4 мартта томаланды, социаль челтәрне Русия дәүләт мәгүлүмат чараларына һәм Русия хакимиятен хуплаган мәгълүмат чараларына цензурада гаепләделәр. 14 мартта Русиядә Instagram да томаланды.

Meta ширкәтенең, кайбер илләрдә Facebook һәм Instagram кулланучыларга, Русия гаскәрләренә карата көч кулланырга чакыру, янауларны чыгарырга рөхсәт итүе билгеле булды. Шулай ук Русия президенты Владимир Путинга яки Беларус башлыгы Александр Лукашенкага үлем теләгән язмалар да вакытлыча сөртелмәячәк диелде.

Соңрак ширкәттә русофобиягә һәм Русиянең теләсә кайсы ватандашын дискриминацияләргә рөхсәт итмәячәкләрен белдерделәр, шулай ук яңа кагыйдәләрнең вакытлы булуын, Русия гаскәрләренең Украинага бәреп керүе белән бәйле рәвештә кертелүен һәм бары тик Украина территориясенә генә кагылуын әйттеләр.

Кремль Русиядә сәяси цензура кертеп, Украина сугышы турында бары үзе биргән мәгълүматларны гына таләп иткәч һәм бәйсез мәгълүмат чыганакларын томалагач, ил халкының бәйсез мәгълүматны Facebook һәм Instagram аша алу мөмкинлеге бар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG