Башкортстанда агулану нәтиҗәсендә 11 һәм 13 яшьлек ике бала хастаханәгә салынган, тагын 60 балага табиблар ярдәм күрсәтеп, өйләренә кайтарып җибәргән. Бу хакта төбәк прокуратурасына сылтама белән MKSet хәбәр итә.
23 һәм 24 мартта, мәктәп ашханәсендә төшке аш ашаганнан соң, балалар эчәк инфекциясе билгеләре белән хастаханәгә мөрәҗәгать итә башлаган.
Күп санда балалар агулану сәбәпле, кулланучыларның гомере һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәүче хезмәт күрсәтү маддәсе нигезендә, тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.
Роспотребнадзор ашханәдәге азык-төлектән үрнәкләр алып, эпидемиологик тикшерү башлаган. Эчәк инфекциясенең яңа очраклары ачыкланмаган.
Прокуратура да тикшерү башлаган.
23 мартта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, республиканың мәктәптә ашатуны оештыру тәҗрибәсен Стратегик инициативалар агентлыгының бәйгесендә, "Сәламәтлекне балачактан саклау"номинациясендә иң яхшысы дип табуларын әйткән иде. Бәйгедә катнашуга Русиянең 63 төбәгеннән барлыгы 532 гариза килгән булган.
Бу хактагы пост астында укучыларның ата-аналары ашатуның сыйфатсыз булуына зарланды. Алар ризыктан чәч чыгуын, түбән сыйфатлы продуктлар кулланылуын, суынган һәм тәмсез ризыклар бирүләрен сөйләде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!