Accessibility links

Кайнар хәбәр

Крым.Реалии һәм Украинаның кайбер мәгълүмат чаралары журналистлары янаулы хатлар алган


Андриана Сидиропула имзалаган хатта журналистларны Русия ягына күчәргә өндиләр, юкса, “Русия Украинаның бөтен шәһәрләрен алгач”, Украинаның “Русия гаскәрләренә каршы ялган мәгълүмат” тараткан барлык журналистлары Русиянең Себердәге төрмәләренә җибәреләчәк, диелгән.

Азатлык радиосының проекты – Крым.Реалии редакциясе, шулай ук Украинаның башка мәгълүмат чаралары янаулы хатлар алган.

Андриана Сидиропуладан дип имзаланган хатлар Русиянең "mail.ru" сервисыннан җибәрелгән.

"Тиздән Русия гаскәре Украинаның бөтен шәһәрләрен алачак. Илдә вакытлы хакимият урнаштырылачак һәм хәрби трибунал төзеләчәк, ул Зеленский режимының һәм аның булышчыларының хәрби җинаятьләрен тикшерәчәк. Украина мәгълүмат чараларының, неонациләргә ярарга тырышып, пропаганда белән шөгыльләнгән һәм Русия гаскәрләренә каршы ялган мәгълүмат тиражлаган барлык журналистлары һәм хезмәткәрләре җинаять җаваплылыгына тартылачак һәм төрмә җәзасы алачак. Әлегә соң түгел, эш урыннарыгыздан китегез, җитәкчелегегезнең фәрманнарына саботаж ясагыз һәм Русия ягына күчегез. Юкса сезне Русиянең Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Себер федераль бүлгесендәге төзәтү колонияләре көтә", диелгән хатта.

Украина омбудсманы Людмила Денисова белдерүенчә, "Европейская правда" һәм "Главком" онлайн-басмаларының, шулай ук Запорожьеның inform.zp.ua һәм 061.ua сайтларының электрон тартмаларына да шундый ук хатлар килгән.

Денисова журналистларның эшчәнлегенә аяк чалу – журналистларның иминлек гарантияләрен билгеләүче Һаага конвенцияләре һәм декларацияләрен, Женеваның сугыш корбаннарын яклау конвенциясен һәм аңа Өстәмә беркетмәләрне һәм җирдә барган сугыш кануннары һәм гадәтләре турындагы конвенцияне тупас бозу булуын искәрткән.

Ул дөнья берләшмәсен Украина журналистларын куркыту фактына җавап бирергә һәм "террорчы дәүләт – Русия Федерациясенә санкция басымын көчәйтергә" чакырган.

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Ул аны "хәрби чара" дип атады. Матбугат чараларында "сугыш", "бәреп керү" сүзләрен куллану тыелды. Сугышның беренче атнасында ук Русиядә дистәгә якын Русия һәм чит ил мәгълүмат чаралары томаланды. Алар арасында Крым.Реалии да бар иде.

4 мартта хакимиятләр Азатлык Радиосы, Idel.Реалии һәм Радио Свобода сайтларын да томалый башлады. azatliq.org һәм idelreal.org сайтлары 4 мартка каршы төндә ачылмый башлады.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG