Русиянең дигитал үсеш, элемтә һәм киңкүләм бәйләнешләр министрлыгы мобил элемтә операторларына "трафикны чиксез куллануга юл куймаска" һәм "кулланылган трафик күләмнәрен балансларга" киңәш итеп хат җибәргән. Бу хакта дигитал үсеш министры Максут Шадаевның хатына сылтама белән РБК хәбәр итә.
Киңәшләр Русия президентының 16 мартта имзалаган "Социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү һәм Русия халкын яклау чаралары турындагы" фәрманына нигезләнгән.
Министрлык сүзләренчә, лимитсыз тарифлардан баш тарту "Русиядә челтәрләрнең һәм инфраструктураның тиешенчә эшләве", шулай ук "хәзерге санкцияләр басымы һәм чит ил җиһазларын алу мөмкинлеген киметү шартларында челтәргә килгән авырлык тигез булсын" өчен кирәк.
Министрлык мондый хатлар җибәрүен раслаган.
Басма искәртүенчә, МТС, "МегаФон", "Билайн" һәм "Теле 2" яңа мөштәриләр өчен чикләнмәгән интернет мөмкинлеген узган елның көзендә үк бетергән булган. Моны операторлар ихтыяҗ зур бумавы белән аңлаткан.
24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, аерым алганда, Nokia һәм Ericsson ширкәтләре Русияне җиһазлар белән тәэмин итүдән туктады.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!