Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ саклануга тарихта моңарчы күрелмәгән 813 миллиард доллар тоту мәсьәләсен карый


АКШның заманча сугыш очкычлары
АКШның заманча сугыш очкычлары

Арттырылган чыгымнарның күп өлеше Кытайдан янаган куркынычка җавап булачак. 6,9 миллиард доллар НАТОны ныгытуга, Европадагы гаскәрләрне көчәйтүгә һәм Украинага хәрби ярдәмгә китәчәк, диелә Ак йорт белдерүендә.

АКШ президенты Джо Байден хакимияте 2023 елга бюджет өлгесен тәкъдим итте, анда саклану чыгымнары өчен моңарчы беркайчан да күрелмәгән күләмдә - 813 миллиард доллар тоту ниятләнә.

Өстәмә чыгымнарның күп өлеше Кытайдан янаган куркынычка җавап булачак. Шулай да 6,9 миллиард доллар НАТОны ныгытуга, Европадагы гаскәрләрне көчәйтүгә һәм Украинага хәрби ярдәмгә китәчәк, диелә Ак йорт хәбәрендә.

Өлгегә ярашлы, бюджет дефициты 1,15 триллион доллар булачак. Бу 2021 ел белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек азрак. 2020 елга караганда исә якынча өч тапкыр кимрәк, ул чакта COVID-19 пандемиясе аркасында дефицит кинәт арткан иде.

Федераль чыгымнарга 5,8 триллион доллар бүлеп бирү ниятләнә, аның 773 миллард доллары – гаскәрне һәм хәрби програмнарны турыдан-туры финанслауга, 915 миллиард доллары исә, эчке програмнарга дип искәртә "Америка авазы".

Документта киләсе ун ел эчендә еллык дефицитны триллион доллардан артыкка киметү күз уңында тотыла. Нигездә бу байлар өчен салымнарны арттыру хисабына булыр дип ниятләнә.

Аерым алганда, 26 мартта Ак йорт 100 миллион доллардан артык милке булган хуҗалыклар өчен иң аз салым процентын 20 процентка кадәр арттырачагын хәбәр итте. АКШта кимендә 700 шундый хуҗалык бар.

Тәкъдим ителгән хәрби бюджетны республиканнар да, Байденның демократлар фиркасендәге прогрессив сулчылар да тәнкыйтьләп чыкты.

Сенатның азчылыктагы республиканнар җитәкчесе Митч Макконнелл Украинада сугыш барганда бу саклану чыгымнары бик аз дип әйтте. Прогрессив демократлар исә, артык күп дип белдерде.

Аларның штабы белдерүендә әйтелгәнчә, Әфганстанда сугыш беткәннән соң, чыгымнар артуга "юл куелмаска тиеш".

"Федераль бюджет дистәләгән еллар дәвамында гаиләләргә тотылган һәр пеннине санарга мәҗбүр иткәндә, Пентагонның чыгымнары зур темплар белән арта", диелә текстта.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG