Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ дәүләт секретаре урынбасары: Украинадагы сугышта Русиянең 10 меңнән артык хәрбие үлгән


Укрваинаның Тростянец шәһәре янында Русия танкы
Укрваинаның Тростянец шәһәре янында Русия танкы

Бу – Русия саклану министрлыгы элек хәбәр иткән саннан берничә тапкыр күбрәк. 25 мартта министрлык 1351 хәрбинең һәлак булуы турында хисап тоткан иде.

АКШ бәяләмәсенә күрә, Украинадагы сугышта Русия ун меңнән артык хәрбиен югалткан. Бу хакта "Настоящее Время" эфирында АКШ дәүләт секретаре урынбасары Виктория Нуланд белдерде. Бу – берничә көн элек Русия саклану министрлыгы хәбәр иткән саннан берничә тапкыр күбрәк. 25 мартта министрлык 1351 хәрбинең һәлак булуы турында хисап тоткан иде.

"Настящее время" журналистының, якын атналарда Русия белән Украина атышны туктатып торырмы дигән соравына АКШ дәүләт секретаре урынбасары "украиннар һәм аның беректәшләре моңа ирешергә тели дә инде" дигән, әмма "Русия украин гаскәренең никадәр нык булуын әле ахыргача аңлап бетермәде", дип искәрткән.

"Русиянең югалтулары зур. Безнең бәяләмәгә күрә, 10 меңнән артык русияле үтерелгән. Әмма, атыш чынлап туктатылмый торып, җитди сөйләшүләр булмаячак", дигән Нуланд әңгәмәдә.

Сугыш башыннан бирле Русия үзенең югалтулары турында ике мәртәбә генә сөйләде. 2 мартта Русия саклану министрлыгы 498 хәрби һәлак булды, 1597 кеше яраланды, дип хисап бирде. 25 мартта министрлык Украинадагы сугышта 1351 хәрби үлде, 3825 хәрби яраланды дип хәбәр итте.

Шулай да, сугыш дәвамында Русия гаскәренең югалтулары турында төрле бәяләмәләр булды. Украина кораллы көчләре баш штабы Русиянең 17,3 мең хәрбие һәлак булды диде. НАТО бәяләмәсенә күрә исә, сугыш барышында Русиянең 7 меңнән 15 меңгә кадәр хәрбие үлгән булырга мөмкин.

Сугыш шартларында ике якның да югалтуларын бәйсез рәвештә тикшерү мөмкин түгел.

29 мартта Русия саклану министрлыгы Киев юнәлешендә "активлыкны киметү" турында хәбәр итте. Бу белдерү Русия белән Украина делегацияләренең Истанбулдагы сөйләшүләре төгәлләнгәннән соң ясалды.

Шулай да Чернигов өлкәсе хәрби хакимияте башлыгы Вячеслав Чаус, Истанбулдагы килешүләргә карамастан, 30 мартта иртән Русия гаскәрләре атышлар ешлыгын киметмәде дип сөйләде.

"Сивил инфраструктура объектлары тагын юк ителде. Китапханәләр, сәүдә үзәге, күп кенә йортлар", диде Чаус.

Пентагонның рәсми вәкиле Джон Кирби белдерүенчә, Киевтән чигенү күзәтелә. Әмма Пентагонда моны "чын чигенү түгел, урын алыштыру гына" дип саныйлар.

"Барыбыз да әзер булырга һәм Украинаның башка районнарына зур һөҗүмне көтәргә тиешбез. Бу – Киев куркынычтан котылды дигән сүз түгел", дип искәртте Кирби.

Киевтк шартлау тавышлары ишетелүе дә хәбәр ителде, әмма моңа әлегә төгәл дәлилләр юк.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG