Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда хокук яклаучы Абдурешит Джеппаров 15 тәүлек сак астында тотылганнан соң иреккә чыкты


Абдурешит Джеппаров
Абдурешит Джеппаров

Русия мәхкәмәсе аны 2019 елның августында интернетта "наци символикасын актив демонстрацияләүче" биш минутлык видео чыгаруда гаепләп, 16 мартта сак астына озаткан иде.

Социаль челтәрләрдә "наци атрибутикасын яки символикасын пропагандалауда" гаепләнеп, 15 тәүлек сак астында тотылганнан соң, 31 мартта Кырымдагы хокук яклаучы Абдурешит Джеппаров иреккә чыккан. Бу хакта Русия аннексияләгән Кырымда эшчәнлек алып баручы "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый берләшмәсе хәбәр итә.

"Мин 15 тәүлек утырдым. 15 тәүлек ни ул? Безнең күпчелек егетләр 10-15 ел утыра. Аллаһ бирер, аларның барысы да тизрәк иреккә чыгып, гаиләләренә кушылсын иде. Безнең халык арасында 100дән артык кеше тоткынлыкта утыра", дигән Джеппаров Кизләү (Евпатория) изоляторыннан чыккач.

16 мартта иртән Русиянең куәт оешмасы вәкилләре хокук яклаучы, кырымтатар милли хәрәкәте ветераны Абдурешит Джеппаровның Карасубазардагы (Белогорски) өендә тентү уздырды.

Джеппаров янына адвокатларны кертмәделәр. Тентүдән соң Русия куәт оешмасы вәкилләре Джеппаровны Карасубазар районы полиция бүлекчәсенә китерде. Русия хокук яклаучылары тентү һәм аның сәбәпләре турында рәсми рәвештә хәбәр итмәде.

Соңрак Кырымда Мәскәүдән билгеләнгән мәхкәмә Джеппаровны 15 тәүлеккә сак астына алу карары чыгарды.

Аны 2019 елның августында интернетта "наци символикасын актив демонстрацияләүче" биш минутлык видео чыгаруда гаепләделәр.

Украина тышкы эшләр министрлыгы һәм Русия аннексияләгән Кырымда Украина президентының вәкиллеге Абдурешит Джеппаровны азат итәргә чакырды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG