Кичә, 31 мартта Пентагонга сылтама белән, AFP агентлыгы Русия хәрбиләре Чернобыль атом электр станциясеннән (ЧАЭС) чыгып китә башлады дип хәбәр иткән иде.
Әлеге мәгълүматны Украинаның "Энергоатом" ширкәтендә дә расладылар. Ширкәт җитәкчелеге әйтүенчә, хәрби хезмәткәрләр ике колонна булып Украинаның Беларус белән чигенә таба киткән.
Станциядә Русиянең "аз санлы" солдатлары калган.
Шулай ук, "Энергоатом"да хәбәр итүләренчә, Русия гаскәрләре Чернобыльнең радиациядән иң пычранган урыны — Рыжий урманында фортификация корылмалары төзегән һәм шактый нурланыш дозалары алган. Русия саклану министрлыгында бу мәгълүматка фикер белдермәделәр.
Үз чиратында ЧАЭС янындагы Славутич шәһәре мэры Юрий Фомичёв Русия хәрбиләре Украина эчке эшләр министрлыгының әсирлеккә төшкән Милли гвардия хезмәткәрләрен дә алып китте, дип белдерде. Алар электр станциясен саклаган булган һәм Русия гаскәрләре Чернобыльне алган беренче көннән үк әсирлеккә төшкән.
Фомичёв Милли гвардиячеләрне Русия әсирләренә алыштырырлар дип исәпли.
Русия гаскәрләре Чернобыль АЭСын сугышның беренче көнендә, 24 февральдә алды. Украина, шул вакыттан бирле станциядә бер ай диярлек бер үк алмаш хезмәткәрләр кизү торды, дип хәбәр итте. Украина станциядәге хезмәткәрләргә су, ризык һәм дарулар җитми дип белдергән иде. Атом электр станциясендә йоклау өчен биналар юк, шуңа күрә эшчеләргә җәелмәле ятакларда, өстәлләрдә һәм идәндә йокларга туры килә, диелде.
Күзәтүчеләр Киев һәм Чернигов өлкәләрендәге кайбер торак пунктлардан да Русия хәрби колонналары чыгуы турында хәбәр итте.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!