Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Русия башлаган сугышта Украинада 120дән артык бала һәлак булган


Украинада һәлак булган балалар хөрмәтенә буш бала арбалары. Львов
Украинада һәлак булган балалар хөрмәтенә буш бала арбалары. Львов

Иң күп үлемгә китергән сәбәпләр — авыр артиллерия һәм дәррәү ату реактив системнары куллану, шулай ук ракет һәм һава һөҗүмнәре диелә БМО хисабында.

Бүген, 4 апрельдә Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына 40 көн. Украинадагы хәлләр турындагы хисабында БМО Кеше хокуклары югары комиссары идарәсе, сугыш башыннан бирле илдә кимендә 1417 сивил кеше, шул исәптән 121 бала үлүе рәсми расланды дип хәбәр итте. Яраланучыларның саны тагын да күбрәк. Украина баш прокуратурасы мәгълүматына күрә, 160тан артык бала һәлак булган.

БМО хисабында әйтелгәнчә, иң күп үлемгә китергән сәбәпләр — зур мәйданга зарар китерүче шартлаткычлар, шул исәптән авыр артиллерия һәм дәррәү ату реактив системнары куллану, шулай ук ракет һәм һава һөҗүмнәре, дип хәбәр итә Настоящее Время.

Русия гаскәрләре чигенгәннән соң мәетләре табылган сивил кешеләр саны да исәпкә алынганмы — хисаптан аңлашылмый. Киев янындагы Буча шәһәре урамнарында дистәләрчә мәет ятуы хәбәр ителгән иде.

Журналистлар һәм Украинаның хакимият вәкилләре Буча урамнарындагы мәетләр турында 2 апрельдә хәбәр итте. Кайбер үтерелгәннәрнең куллары бау белән бәйләнгән иде.

Үтерелгәннәрне эзләү һәм җирләү белән шөгыльләнүче коткару хезмәте вәкилләре сүзләренчә, 330лап мәет табылган.

Украина баш прокуроры Ирина Венедиктова әйтүенчә, Бучада гына түгел, Киев өлкәсенең күпчелек азат ителгән районнарында үтерелгән тыныч халык вәкилләренең 410 мәете табылган.

Украина хакимиятләре бу кешеләрнең күпчелек өлеше — Русия хәрбиләре тарафыннан үтерелгән корбаннар дип ышандыра. Көнбатыш илләренең күпчелек вәкилләре бу бәяләмә белән килешә.

Британиянең MI6 тышкы күзләү идарәсе башлыгы Ричард Мур Путинның Украинага һөҗүм планында мәхкәмәсез үтерүләр дә ниятләнгән булуын белә идек дип белдерде.

"Атып үтерү исемлеге" булуы турында, күзләүгә сылтама белән Көнбатыш мәгълүмат чаралары әле сугыш башланганчы ук хәбәр иткән иде, ул чакта Русия моны кире какты. Хәзер Русия саклану министрлыгы Бучадагы хәлне Украинаның провокациясе дип атый һәм бу үтерүләргә Русия солдатларының катнашы булуны кире кага.

Украина президенты офисы җитәкчесенең киңәшчесе Алексей Арестович, Киев өлкәсендәге Бучада, Гостомельдә, Ирпеньдә хәрби җинаятьләргә катнашы булырга мөмкин Русия хәрбиләренең һәм аларның бүлекчәләренең исемлеген чыгарды.

Украина президенты Владимир Зеленский 3 апрельдә Русия солдатларының әниләренә урысча мөрәҗәгать итте.

"Мин Бучада, Ирпеньдә, Гостомельдә үтерелгән кешеләрнең мәетләрен һәр урыс солдатының анасы күрүен телим. Нәрсә эшләде алар? Аларны ник үтерделәр? Сезнең Русиягезгә Украинаның Буча шәһәре ни эшләде? Болар ничек мөмкин була ала? Русия аналары! Мародерлар үстергән булсагыз да, ничек алар җәлладлар да булды?", диде Зеленский.

Европа берлеге илләре вәкилләре бу атнада Русиягә каршы чикләүләрне кырыслату турында фикер алышачагын белдерә.

Financial Times хәбәренә күрә, Русиянең энергия чыганакларына эмбарго кертү һәм Русия көймәләренең Европа портларын куллануын тыю карала.

Элегрәк мондый чараларны Балтыйк илләре һәм Польша тәкъдим иткән иде. Әмма Европа берлегенең күпчелек илләре каршы булды. Бучадагы вакыйгалардан соң, эмбарго тарафдарларының тавышлары көчлерәк яңгырый, дип яза басма.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG