Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бучада күпләп үтерүдә гаепләүләрдән соң Европа берлеге Русиягә каршы яңа санкцияләр әзерли

Киев янындагы Бучада табылган мәетләр
Киев янындагы Бучада табылган мәетләр

Русиягә каршы чикләүләр турында Европа берлеге илләре вәкилләре 6 апрельдә фикер алышачак.

Киев янындагы Буча һәм башка шәһәрләрдә сивил халыкны күпләп үтерү турындагы хәбәрләрдән соң, Европа берлеге Русиягә каршы яңа чикләүләр әзерли. Европа шурасы моңа Мәскәү җаваплы дип саный, Франция президенты Эммануэль Макрон Европа берлеге илләренә Русиядән күмер һәм нефть сатып алуны тулысынча туктатырга тәкъдим итте.

Европа шурасы белдерүендә әйтелгәнчә, Русия контролендәге Украина җирләрендә кылынган күпләп үтерүләр Европа тарихында мәңгегә калачак.

Текстта, Русиянең үз контролендәге җирләрдә кылынган җинаятьләр өчен җаваплы булуы искәртелә.

Русиягә каршы чикләүләр турында Европа берлеге илләре вәкилләре 6 апрельдә фикер алышачак.

Польша премьер-министры Матеуш Моравецкий берлек лидерларының ашыгыч саммитын уздырырга чакырды. Аның сүзләренчә, яңа чикләүләргә Германия каршы килә. Шул ук вакытта Германия канцлеры Олаф Шольц Бучадагы күпләп үтерүләр белән бәйле, Русиягә каршы чикләүләрне кырыслатырга кирәклеген белдергән иде.

Русия оккупациясеннән соң Буча урамнарында мәетләр таралып ята (фотодәлилләр)

Reuters агентлыгы һәм башка медиалар төшергән фотолардан күренгәнчә, Киев янында урнашкан, 35 меңләп кеше яшәгән Буча шәһәре урамнарында мәетләр ята. Кайберләренең куллары бәйләнгән.
1/14 Reuters агентлыгы һәм башка медиалар төшергән фотолардан күренгәнчә, Киев янында урнашкан, 35 меңләп кеше яшәгән Буча шәһәре урамнарында мәетләр ята. Кайберләренең куллары бәйләнгән.
Киев өлкәсе Русия гаскәрләреннән азат ителгәч, апрельнең беренче көннәрендә андагы кайбер зур шәһәрләргә журналистлар килде.
2/14
Киев өлкәсе Русия гаскәрләреннән азат ителгәч, апрельнең беренче көннәрендә андагы кайбер зур шәһәрләргә журналистлар килде.
3/14
Киев өлкәсе Русия гаскәрләреннән азат ителгәч, апрельнең беренче көннәрендә андагы кайбер зур шәһәрләргә журналистлар килде.
4/14
Киев өлкәсе Русия гаскәрләреннән азат ителгәч, апрельнең беренче көннәрендә андагы кайбер зур шәһәрләргә журналистлар килде.
Шәһәр мэры Анатолий Федорук France Press агентлыгына 280 кешенең күмәк каберлектә җирләнүен белдерде.
5/14 Шәһәр мэры Анатолий Федорук France Press агентлыгына 280 кешенең күмәк каберлектә җирләнүен белдерде.
Киев өлкәсе Русия гаскәрләреннән азат ителгәч, апрельнең беренче көннәрендә андагы кайбер зур шәһәрләргә журналистлар килде.
6/14
Киев өлкәсе Русия гаскәрләреннән азат ителгәч, апрельнең беренче көннәрендә андагы кайбер зур шәһәрләргә журналистлар килде.
Русия хәрбиләре басып алган җирләрдәге сугыш җинаятьләре турында Human Rights Watch хокук яклау оешмасы белдерде. Ул җинаятьләре арасында март башында Бучада тыныч кешеләрне атып үтерү дә атала.
7/14 Русия хәрбиләре басып алган җирләрдәге сугыш җинаятьләре турында Human Rights Watch хокук яклау оешмасы белдерде. Ул җинаятьләре арасында март башында Бучада тыныч кешеләрне атып үтерү дә атала.
Киев өлкәсе Русия гаскәрләреннән азат ителгәч, апрельнең беренче көннәрендә андагы кайбер зур шәһәрләргә журналистлар килде.
8/14
Киев өлкәсе Русия гаскәрләреннән азат ителгәч, апрельнең беренче көннәрендә андагы кайбер зур шәһәрләргә журналистлар килде.
9/14
Киев өлкәсе Русия гаскәрләреннән азат ителгәч, апрельнең беренче көннәрендә андагы кайбер зур шәһәрләргә журналистлар килде.
Украина президенты идарәсенең башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк та үтерелгән кешеләр фотоларын интернетка чыгарды һәм бу хәлне Европага кайткан "нацизмның иң куркыныч җинаятьләре" дип атап Русиягә гаепләү белдерде. Русия бу фотоларны "фейк" дип атады.
10/14 Украина президенты идарәсенең башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк та үтерелгән кешеләр фотоларын интернетка чыгарды һәм бу хәлне Европага кайткан "нацизмның иң куркыныч җинаятьләре" дип атап Русиягә гаепләү белдерде. Русия бу фотоларны "фейк" дип атады.
Киев өлкәсе Русия гаскәрләреннән азат ителгәч, апрельнең беренче көннәрендә андагы кайбер зур шәһәрләргә журналистлар килде.
11/14
Киев өлкәсе Русия гаскәрләреннән азат ителгәч, апрельнең беренче көннәрендә андагы кайбер зур шәһәрләргә журналистлар килде.
12/14
Киев өлкәсе Русия гаскәрләреннән азат ителгәч, апрельнең беренче көннәрендә андагы кайбер зур шәһәрләргә журналистлар килде.
13/14
Киев өлкәсе Русия гаскәрләреннән азат ителгәч, апрельнең беренче көннәрендә андагы кайбер зур шәһәрләргә журналистлар килде.
Русия 24 февральдә Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Украинада 10 млн кеше үз өйләреннән качып китәргә мәҗбүр булды. БМО 24 февральдән 31 мартка кадәр 1276 сивил кешенең үтерелүе рәсми рәвештә теркәлде дип белдерде. Шул ук вакытта бу мәглүматның  тулы булмавын танып, чынлыкта корбаннар күбрәк булуын да әйтте.
14/14 Русия 24 февральдә Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Украинада 10 млн кеше үз өйләреннән качып китәргә мәҗбүр булды. БМО 24 февральдән 31 мартка кадәр 1276 сивил кешенең үтерелүе рәсми рәвештә теркәлде дип белдерде. Шул ук вакытта бу мәглүматның  тулы булмавын танып, чынлыкта корбаннар күбрәк булуын да әйтте.
Киев өлкәсе Русия гаскәрләреннән азат ителгәч, апрельнең беренче көннәрендә андагы кайбер зур шәһәрләргә журналистлар килде.
Previous slide
Next slide

Мәскәү күпләп үтерүләргә кагылышлы гаепләүләрне кискен кире кага һәм алар турындагы мәгълүматны провокация дип атый. 3 апрель көнне Мәскәү бу хәл турында фикер алышу өчен БМОның Иминлек шурасының ашыгыч утырышын оештырырга ниятләвен белдерде.

Дүшәмбе көнне Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова Telegram-да, утырышка Британия рөхсәт бирмәде дип хәбәр итте, шулай да Русия очрашу уздыруны таләп итәчәк диде.

Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Баш тикшерү идарәсенә Бучадагы сивил халыкны үтерү турындагы мәгълүматны анализларга һәм бу хактагы материалларда Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату белән бәйле канун бозу бармы икәнен тикшерергә кушты.

Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия думасы ашыгыч рәвештә Җинаять кодексына шундый маддә өстәгән иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of
XS
SM
MD
LG