Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан "ЛНР" белән хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм турында килешү төзергә әзерләнә


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Русия контролендәге фетнәчеләр кулына эләккән бу төбәккә рәсми сәфәрнең көне аерым билгеләнәчәк.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика хөкүмәте белән киңәшмәдә фетнәче "Луһански халык республикасы" белән хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм турында килешү төзү мәсьәләсе белән шөгыльләнергә кушты.

"Безнең өчен "ЛНР" – якын республика, анда, Петровски авылында генерал Миңлегали Шәйморатов күмелгән. Зинһар "ЛНР" җитәкчелеге белән элемтәгә керегез һәм алар белән килешү төзеп, алга таба хәрәкәт итү мәсьәләсен карый башлагыз. Луһански шактый зыян күрде, әмма хәрби хәрәкәтләрнең билгеле бер фазалары алга таба күчерелә, шуңа күрә килешү әзерли башларга һәм документлар белән шөгыльләнергә кирәк", дигән Хәбиров, бу хакта "Башинформ" яза.

Рәсми сәфәрнең көне аерым билгеләнәчәк дигән Башкортстан башлыгы.

2021 елның маенда Радий Хәбиров, ул вакытта әле Мәскәү тарафыннан бәйсез дип танылмаган Донецки һәм Луһански фетнәчел республикаларына барды һәм алар белән "хезмәттәшлек итәргә" әзер булуын белдерде. Шул ук вакытта Уфа һәм Мински арасында туры очышлар башланды.

2021 елның декабрендә, Башкортстан делегациясенең Беларуска сәфәре вакытында Хәбиров Александр Лукашенка белән очрашты.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG