Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда техник хата сәбәпле, машина йөртүчеләргә бер үк штраф карарын кабат җибәргәннәр


Бу карарларны гамәлдән чыгарырга, ә штраф инде түләнгән булса, акчасын кире кайтарырга мөмкин диелә.

Татарстанда кайбер машина йөртүчеләргә видео һәм фотокамераларга төшереп алынган бер үк кагыйдә бозуга штраф карарын кабаттан җибәргәннәр. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән "Пруфы.ру" хәбәр итә.

Оешмада аңлатуларынча, кабат җибәрелгән карарларны гамәлдән чыгарырга була. Моның өчен Татарстан ЮХИДИсының административ хокук бозуларны автоматлаштырылган фиксацияләү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә һәм канунда билгеләнгән тәртиптә карарларны шикаять итәргә кирәк.

Әгәр техник хата аркасында кабат җибәрелгән штраф инде түләнгән булса, бу акчаларны кире кайтару өчен, гариза тутырып, Татарстанның ЮХИДИ идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза бланкларын республиканың ЮХИДИ сайтыннан йөкләргә була.

Узган ел Татарстанда юл камералары машина йөртүчеләргә 6,3 млрд сумлык штраф язган дип хәбәр ителгән иде. Бу күрсәткеч белән республика Русиядә дүртенче урынга чыккан.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG