Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе Чаллы активистына 3 300 евро бирү турында карар чыгарган 


Ул Русиядә президент сайлауны бойкотларга чакырган өчен штрафка тартылган иде.

Европа мәхкәмәсе Русия хакимиятләренең кеше хокукларын һәм төп ирекләрне яклау турындагы конвенциянең ике маддәсен бозуын таныды. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе 5 апрельдә Чаллыда яшәүче Булат Нигъмәтуллинга 3 300 евро кайтару турында карар чыгарды, дип хәбәр ителә Страсбург мәхкәмәсе сайтында.

2018 елда оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны президент сайлауларына кертмәгәннән соң, аның тарафдарлары сайлауларга бойкот игълан итү кампаниясен башлап җибәрде. Булат Нигъмәтуллин 2018 елның 14 мартында хатыны һәм баласы белән үзләре торган йорт подъездында сайлауларда катнашмаска чакыручы листовкалар ябыштырганда тоткарлана. Полиция хезмәткәрләре моны "сораштыру үткәрү кирәклеге" белән нигезли. Нигъмәтуллинны полиция бүлегенә китереп, аңа карата Русия КоАП 5.69 маддәсе буенча беркетмә төзиләр – сайлау комиссиясенең кануни вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга тыкшыну, йә сайлаучыларның сайлауда катнашуына киртәләр булдыруда гаеплиләр.

Берничә көннән мәхкәмә Нигъмәтуллин эшен Русия КоАП 5.12 маддәсенең 1 нче өлешенә үзгәртә – сайлау, референдум әзерләү һәм уздыру чорында басма, аудиовизуаль һәм башка агитация материалларын сайлау турындагы кануннарда билгеләнгән таләпләрне бозып әзерләү яисә тарату. Мәхкәмә Нигъмәтуллинны 1 000 сумга штрафка тартты. Соңрак шәһәр мәхкәмәсе бу карарны үз көчендә калдырды.

Соңрак "Мемориал" хокук яклау үзәге юристы Татьяна Глушкова һәм "ОВД-Инфо" юристы Денис Шедов Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять юллый. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе сайлауларга бойкотка өндәгән листовкаларны тараткан өчен Нигъмәтуллинны тоткарлауны һәм административ җаваплылыкка җәлеп итүне канунсыз дип таныды. Европа мәхкәмәсе хакимиятнең мондый гамәлләре кеше хокуклары һәм төп ирекләрне яклау турындагы конвенциянең 5нче маддәсен (иреккә һәм шәхси кагылгысызлыкка хокук) һәм 10нчы маддәсен (сүз ирегенә хокук) бозды, дигән нәтиҗәгә килде.

Страсбург мәхкәмәсе Булат Нигъмәтуллинның гамәлләре конкрет намзәтләргә яки тулаем алганда демократиягә зыян китермәгән дигән нәтиҗәгә килде. Хакимият мөрәҗәгать итүченең үзенең сәяси сайлавын нигезләвен, сайлаучылар хокукларына кагылышлы мәгълүмат бирүен, һәм гражданнарны сайлау процессында башкача, аерым алганда, сайлауларда күзәтүчеләр сыйфатында катнашырга чакыруын исәпкә алмаган, дип саный Европа мәхкәмәсе.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG