Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда кырымтатар активисты Сервер Бариевның өендә тентү үтә


Аннексияләнгән Кырымда тентү. Иллюстратив фото
Аннексияләнгән Кырымда тентү. Иллюстратив фото

Активист вакыт-вакыт үзе артыннан күзәтеп торуларын сизүен әйтеп килгән.

Русиянең куәт оешмасы вәкилләре, Русия аннексияләгән Кырымның Акшейх (Раздольное) бистәсендә, кырымтатар активисты Сервер Бариевның өендә тентү уздыра. Бу хакта 6 апрель иртәсендә "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итте.

Урында яшәүчеләр сөйләвенчә, аның өе каршында ике ак микравтобус тора.

"Сервер Бариев теш технигы булып эшли һәм сивил активизм белән шөгыльләнә. Элегрәк, 2019 елның гыйнварында Кырымның Экстремизмга каршы көрәш үзәге аның һәм тагын ике кырымтатар активисты – Осман Османовның һәм Эрнест Эмирасановның өйләрендә тентү уздырган иде инде" диелә.

Активист вакыт-вакыт үзе артыннан күзәтеп торуларын сизүен әйтеп килгән.

Үзе әйтүенчә, Бариевне хәзергә кадәр күзәткәләп торганнар: "Машиналар гына алмашына. Башта маркаларын истә калдыра идем, номерларын теркәп куйдым, ә соңыннан алар шулкадәр күбәйде һәм алмашып тора башлады ки, болай эшләүдән туктадым", диелә хәбәрдә.

Бариевнең өендә тентү булуы турында Кырымтатар халкы Мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров та хәбәр итте.

2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутаруның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.

31 март көнне генә Социаль челтәрләрдә "наци атрибутикасын яки символикасын пропагандалауда" гаепләнеп, 15 тәүлек сак астында тотылганнан соң, Кырымдагы хокук яклаучы Абдурешит Джеппаров иреккә чыккан иде.

"Мин 15 тәүлек утырдым. 15 тәүлек ни ул? Безнең күпчелек егетләр 10-15 ел утыра. Безнең халык арасында 100дән артык кеше тоткынлыкта утыра", дигән иде Джеппаров Кизләү (Евпатория) изоляторыннан чыккач.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG