Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы Советлар берлеген наци Германиясе белән тәңгәлләштерү өчен штрафлар турында канун кабул итте

Канунны бозучыларга беркетмәләрне полиция, прокуратура һәм Роскомнадзор төзи алачак, эшләрне мәхкәмә караячак.

6 апрельдә Русия думасы, Икенче дөнья сугышында Советлар берлеге һәм наци Германиянең ролен ачык рәвештә тәңгәлләштергән өчен штрафлар турындагы канун кабул итте.

Беркетмәләрне полиция, прокуратура һәм Роскомнадзор төзи алачак, эшләрне мәхкәмә караячак. Бу канунны бозган өчен мең сумнан ике мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алу карала.

Икенче укылыш өчен төзәтмәләргә ярашлы, вазифадагы затларга ике-дүрт мең сум штраф, юридик затларга 10 мең сумнан 50 мең сумга кадәр штраф салыначак.

Канунны кабат бозган өчен Русия думасы ике мең ярым-биш мең сум күләмендә штраф җәзасы бирергә яки 15 тәүлеккә кулга алырга тәкъдим итә. Вазифадагы затлар өчен биш мең сумнан 20 мең сумга кадәр штраф яки алты айдан бер елга кадәр җитәкче вазифасын башкару хокукыннан мәхрүм итү каралган. Канунны кабат бозган юридик затлар 50-100 мең сум штраф түләячәк, яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекләрен туктатып торачак.

Русия думасына Икенче бөтендөнья сугышы вакытында наци Германиясен җиңүдә Советлар берлегенең хәлиткеч ролен кире кагуны тыйган канун өлгесе узган елның маенда тәкъдим ителде.

Документ шулай ук бу тарихи чорда Совет һәм наци режимнарын тәңгәләштерүне тыярга тәкъдим итә.

Октябрьдә ул Думага карауга кертелде.

Канун өлгесе Русия президенты Владимир Путин ярдәме белән Бердәм Русия фиркасеннән бер төркеме депутатлар тарафыннан әзерләнгән. Кану өлгесенә аңлатмада әйтелгәнчә, төзәтмәләрнең максаты "өлкәннәрне мыскыллау һәм Җиңүдәге җирәнгеч спекуляцияләргә киртә кую".

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG