Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сбербанк һәм Альфа-банкка каршы тулысынча томалаучы санкцияләр кертә

Кушма штатлар Русиянең Украинадагы сугышына каршы яңа чикләүләр турында игълан итте.

6 апрель көнне Ак йорт Русиягә каршы Украинада башлаган сугыш сәбәпле яңа чикләүләрне игълан итте. Бу хакта Associated Press хәбәр итә.

Аерым алганда, санкцияләр Русия президенты Владимир Путинның балигъ булган кызларына карата кертелә. Чикләүләр Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның хатыны белән кызы, Иминлек шурасы әгъзалары, Русиянең элеккеге президенты Дмитрий Медведев һәм премьер-министр Михаил Мишустин, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Петербур губернаторы Александр Беглов, Юстиция министры Константин Чуйченко һәм башкаларга каршы кертелә.

— Бу шәхесләр Русия халкы хисабына баеган. Кайберләре Путинның Украинага каршы сугышына ярдәм күрсәтүдә җаваплы. Бу гамәл аларны АКШ финанс системыннан өзә һәм Кушма Штатларда булган барлык активларын туңдыра, — диелә Ак йорт белдерүендә.

Моннан тыш АКШ Сбербанк һәм Альфа-банкка каршы тулысынча томалаучы чикләүләр кертә. Чыгарма булып энергетикага бәйле операцияләр атала. Мондый ук санкцияләргә Русиянең башка эре ширкәтләре эләгәчәк дип көтелә. Аларның исемлеген АКШ финанс министрлыгы 7 апрель көнне игълан итәчәк, дип хәбәр итә CNN.

Санкцияләр игълан ителгәннән соң Сбербанкның Мәскәү биржасындагы акцияләре 4,5%ка, бер кагәзь өчен 146,2%ка төшкән.

Тагын бер төркем чикләүләр инвестицияләргә кагыла. АКШ Русиягә яңа инвестицияләр кертүне, шул исәптән венчур килешүләрен яки берләшүләрне дә тыя. Русия дәүләт бурычын АКШ юрисдикциясендә булган акчалар хисабына түләү дә тыелачак.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде.
  • Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр Русия Украинадагы сугышны туктату өчен кертелә дип аңлатыла. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

Азатлык Украинадагы сугыш һәм аңа бәйле вазгыять турында Җанлы блог алып бара. Күбрәк хәбәрләрне шунда укый аласыз.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG