Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай Икенче дөнья сугышы турында ниләр язган?


Габдулла Тукай турында Михаэл Фридерих китабы тышлыгы
Габдулла Тукай турында Михаэл Фридерих китабы тышлыгы

Татарның бөек шагыйре Икенче дөнья сугышы башланганчы өч дистә ел алдан – 1913 елның апрелендә үлгән.

Татар дөньясы быел Тукай туган көне ничек узар икән дип кызыксынып торганда Чаллы мәдәният идарәсе республикада татарларга мөнәсәбәтнең ни дәрәҗәдә булуын чагылдыручы инициатива белән чыкты. Идарә укучыларга һәм студентларга Габдулла Тукай иҗатында Икенче дөнья сугышының ничек чагылуын сурәтләп бәяләү максаты куелган бәйге игълан итте. Баксаң, татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай ул сугыш башланганчы өч дистә ел элек, 1913 елда ук вафат булган.

Чаллы мәдәният идарәсенең бу мәгънәсез таләбенә укучыларның ата-аналары игътибар иткән һәм документны Chelny-biz.ru басмасына юллаган. Чаллылар монда йә хата килеп чыккан, йә түрәләр тарихны белми дип шикләнгән.

ӨСТӘМӘ: Әлеге хәбәр Азатлыкның Телергам каналында да басылды. Соңрак Чаллы мәдәният идарәсе белгечләре хата киткәнен таныды. "Тукай дөньясы" бәйгесе нигезләмәсендә оештыручылар хата җибәргән, бу җитешсезлек төзәтелде", диде шәһәрнең матбугат хезмәте җитәкчесе Римма Мөхәммәтҗанова.

Яшь рәссамнар өчен игълан ителгән "Тукай гәүдәләндергән дөнья" ("Образный мир Тукая") дигән рәсем сәнгате бәйгесе апрельдән майга кадәр уза һәм шагыйрьнең туган көненә багышланган. Темасы – "Габдулла Тукай әсәрләрендә Ватанга мәхәббәт". Бәйгедә катнашачак эшләр "Шагыйрьнең ватанга мәхәббәтне данлавын, тормыш юлын һәм Тукай әсәрләрендә Бөек ватан сугышы темасы чагылышын" күрсәтергә тиеш диелә.

Бу таләпләр язылган нигезләмәне шәһәрнең мәдәният идарәсе җитәкчесе Румил Кәрамиев һәм башка оештыручылар: 1нче сәнгать мәктәбе, сәнгать көллияте, Русия рәссамнар берлегенең Чаллыдагы оешмасы җитәкчеләре имзалаган.

Укучылар һәм студентлар эшләрен 10 майга кадәр җибәрергә тиеш. Хәзер ата-аналар бу ике тарихи вакыйганы ничек берләштерергә дип баш вата. Бәйгегә тәкъдим ителгән әсәрләргә Русия рәссамнар берлеге әгъзаларыннан, сәнгать көллияте һәм Чаллы дәүләт педагогика университеты укытучыларыннан торган жюри нәтиҗә бәя бирәчәк.

Тукайны күп өйрәнгән әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев Татарстанда түрәләрнең Тукайны белүе шул дәрәҗәгә җитүе аңлашыла торган хәл дип белдерде Азатлыкка.

Зөфәр Рәмиев
Зөфәр Рәмиев

— Түрәләрнең Тукай турында белмәвен күрсәтә бу. Ул сугыш 1941-1945 елда бит, ә Тукай 1913 елда ук вафат булган. Хәзерге вазгыятьтә Тукай иҗатын Русиягә, ватанга мәхәббәт белән бәйләргә телиләр икән, "Хөр мәмләкәт, хөр Русия" дигән сүзләре бар бит аның. Тукайны белмәүдән килеп чыга бу. Чөнки хәзер мәктәптә татар теле укытылмый, татар тарихы укытылмый, яшьләр татар әдәбиятыннан читләште. Бу мәзәк хәл аңлашыла да, бер караганда. Логик һәм трагик. Югыйсә, Чаллы күпмедер татарлык булган шәһәр санала. 1990нчы елларда җитәкчелектә татар теленә игътибар бар иде. Ә хәзер ул бетте. Хәзер мәдәният, сәнгать, әдәбият өчен җаваплы түрәләрнең үзләренең белемнәре дә бу мәсьәләләрдә бик йомшак", ди галим.

Аның фикеренчә, хәзер андый белемле, бу мәсьәләләрне кайгыртып җан атучы кешеләргә игътибар итмиләр, ихтыяҗ юк. "Хәзер сугыш мәсьәләсе күтәрелгәч, ул темалар бөтенләй читкә тибәрелде", ди ул.

— Украинада урыс теленең киләчәген кайгыртып эш итүен белдергән Русия үзендә дә күп милләтлелек мәсьләсен арткы планга күчерергә тиеш түгел ди, — ди Зөфәр Рәмиев.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле мәктәпләрдә дә патриотизм темалары аеруча зур игътибар бирелә башлады, сугышны хуплап аңлатучы "методичкалар" барлыкка килде. Татарстантагы мәдәният биналарында исә Украинадагы сугышны хуплау билгесе булган, күпләргә Һитлер Германиясендәге свастиканы хәтерләткән Z хәрефләре эленә.

Татар әдәбиятын яхшы беләсезме?

Татар әдәбиятын яхшы беләсезме?

Сынау

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG