Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Кырымда Номан Челебиджихан исемендәге батальон тарафдарын тоткарлау турында белдерде


"Ул милли батальонны формалы кием, азык-төлек, акча белән тәэмин иткән", шулай ук "Херсон өлкәсенең Генически районында берничә мәртәбә Русиягә каршы чараларда катнашкан", диелә.

Аннексияләнгән Кырымда Русиянең ФСБ хезмәткәрләре, кырымтатар ихтыяриларыннан торган Номан Челебиджихан исемендәге батальон (аны Русия хакимиятләре канунсыз кораллы төркем дип саный) тарафдарын тоткарлаган.Бу хакта Федераль иминлек хезмәтенең Кырымдагы идарәсе вәкиленә сылтама белән 7 апрельдә Крыминформ агентлыгы хәбәр итте.

1971 елда туган ир-атны "канунсыз кораллы төркем эшчәнлегендә катнашуда шикләнәләр", диелә.

"Ул милли батальонны формалы кием, азык-төлек, акча белән тәэмин иткән", шулай ук "Херсон өлкәсенең Генически районында берничә мәртәбә Русиягә каршы чараларда катнашкан", шул исәптән Русиянең Украинада башлаган сугышы барышында да, дип яза агентлык.

Ирне качак кыяфәтендә Русия чиген үтеп чыккан вакытта тоткарлаганнар диелә, аңа канунсыз кораллы төркемдә катнашу маддәсе (Җинаятьләр Кодексының 208 маддәсе, 2 өлеше) нигезендә җинаять эше ачылуы хәбәр ителә, бу маддә 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота. Русиянең Акмәчеттәге Киев районы мәхкәмәсе аны ике айга сак астына җибәргән.

Номан Челебиджихан төркеме - 2014 елда Кырым белән чиктәш районнарны саклау өчен ихтыярилардан төзелгән оешма. Ул нигездә кырымтатарлардан тора. Кырымда ФСБ әлеге төркемдә катнашуда гаепләп, кырымтатарларны даими тоткарлап тора.

Русиянең тикшерү комитеты ATR Беренче кырымтатар телеканалы җитәкчесе, Кырымтатар дөнья конгрессы вице-президенты, Кырымның элекке вице-премьеры Ленур Ислямовны Номан Челебиджихан исемендәге, ким дигәндә 150 кешелек батальонны төзүче һәм җитәкләүче дип гаепләде.

Моннан тыш, Ленур Ислямов 2015 елның ноябрендә төркемнең сугышчылары белән берлектә Херсон өлкәсе Чаплынка бистәсе янында электр линиясен шартлатып, ярымутрауны утсыз калдырган диелде.

2020 елда Русия аннексияләгән Кырымның Югары мәхкәмәсе Ленур Ислямовны 19 елга ирегеннән мәхрүм итте. Мәхкәмә аны диверсия, канунсыз кораллы төркем оештыруда, Русия бөтенлеген җимерүгә чакыруда гаепле дип тапкан иде.

Ислямов үзенә каршы җинаять эшен сәяси сәбәпләр белән һәм Кырымның аннексиясенә каршы чыккан өчен ачылган дип белдерде.

2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутаруның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG