Тавышка куелган резолюциядә әйтелгәнчә, Украинада барган сугышта Русия хәрбиләре тарафыннан дорфа һәм системлы рәвештә кеше хокуклары бозыла. Кеше хокуклары шурасыннан Русияне чыгаруны 93 ил хуплап тавыш биргән. 24 ил, шул исәптән, Кытай һәм Казакъстан каршы булуын белдергән. 58 дәүләт, алар арасында Һиндстан да бар, тавыш бирүдән тыелып торган.
Тыелып калучыларны исәпкә алмаганда, резолюцияне кабул итәр өчен 193 илнең өчтән икесе тавыш бирүе кирәк. Reuters мәгълүматларынна күрә, Русия әлеге карарны яклап тавыш бирүчеләрне яисә тыелып калучыларны үзенә карата дустанә булмаган адым дип бәяләячәген кисәткән.
Моңа кадәр Русия Украинада халыкка карата булган агрессия гаепләүләрен кире кагып килде. БМОның кеше хокуклары шурасы эшеннән аерым дәүләтләрне туктатып тору сирәк була. Соңгы тапкыр мондый хәл 2011 елның мартында булды. Ул вакытта Либиянең эшчәнлеге туктатылган иде. Бу диктатор Муаммар Каддафиның хакимияткә каршы чыгыш ясаган катнашучыларына карата хәрби көчләр куллануы белән бәйле булды.
Мәскәү кеше хокуклары шурасыннан читләштерелгәннән соң утырышларда һәм тавыш бирүдә катнаша алмаячак. Шул ук вакытта Русия дипломатларына дебатларда утыра алачак. Reutersның дипломатлар даирәсендәге чыганаклары хәбәр иткәнчә, Русия үзенең ышанычлы затлары белән БМОның шурасына йогынты ясарга тырышачак.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!