Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан фетнәчел Донбасстан килүчеләргә 6800 эш урыны тәкъдим иткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бүген фетнәчеләр контролендәге җирләрдән 1 меңнән артык кеше Татарстанга китерелде.

Татарстанда Украинаның фетнәчеләр контролендәге "Донецки халык республикасы" ("ДНР") һәм "Луһански халык республикасы"ннан ("ЛНР") килүчеләргә 6 800 эш урыны тәкъдим ителгән. Бу хакта 8 апрельдә Татарстан хезмәт, социаль яклау һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипова #ТатарстанOnline туры эфирында белдерде.

"Бүген әлеге кешеләргә 400 эш бирүче 6 800 эш урыны тәкъдим итте. Аларны гаиләләре белән эшле итәргә әзер булучылар да бар. 1 800 эш урыны яшәү урыны белән тәкъдим ителә. Бу кешеләр бик рәхмәтле. Килгәннәренә бер атна да узмады, алар эшләргә әзер икәнлекләрен әйтте. Без әлеге кешеләрнең моңа кадәр кайда эшләгәннәре хакында белештек. Документлар эше тәмамлангач, тиз арада эшкә урнашачаклар", диде ул.

Моңа кадәр хезмәт министрлыгы "ДНР" һәм "ЛНР"дан килүчеләр өчен 9 тапкыр вакансияләр ярминкәсе үткәргән. Министр сүзләренчә, вакансияләр арасында укытучы, инженер, тәрбияче, эшче һөнәрләре бар. Шулай ук авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эш тәкъдим ителгән.

Украинадан килүчеләрнең балалары өчен Татарстанда балалар бакчасы, мәктәп, өстәмә белем бирү үзәкләрендә урын биреләчәк. Хәзер аларны хастаханәгә беркетү эш бара.

Шул ук вакытта, рәсми мәгълүматлардан күрә, 7 апрельгә Татарстанда 10 272 кеше эшсез булып теркәлгән. Вакансияләрнең саны 61 181гә җиткән. Русиянең Украинага каршы сугыш башланган вакыттан хезмәт базарында вәзгыять әллә ни үзгәрмәде, диде Зарипова.

1-4 апрельдә Татарстанга Украинаның фетнәчеләр контролендәге "ДНР", "ЛНР", Украинаның башка төбәкләреннән 1 меңнән артык кеше китерелде. Алар Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә вакытлыча яшәү урынына җибәрелде.

Март аенда исә Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов респуликада эш урынын югалту алдында торучылар саны артуын белдергән иде. "Вазгыять катлаулы, ул озакка сузылачак төсмер алды. Безгә икътисадның нигезен тәшкил итүче оешмаларга нигезләнергә кирәк", диде ул.

Моңа кадәр кулланучылар базарының төрле өлкәләрендә статистика җыеп анализлаучы Statista ширкәте Украинадагы сугыш аркасында Русиядән чит ил ширкәтләренең китүе 120 мең эш урынын югалтуга китерәчәк дип белдергән иде.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG