Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ят агентлар исемлегенә Idel.Реалии журналисты кертелгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

8 апрельдә чыккан исемлектә барлыгы алты фамилия.

Ят агент матбугат чарасы исемлегенә Idel.Реалии журналисты Екатерина Маяковская кертелгән. Юстиция министрлыгың чираттагы исемлеге җомга кич чыкты. Анда шулай ук рэпер Face (Иван Дремин), адвокат Марк Фейгин, язучы Андрей Филимонов, тарихчы Дмитрий Дубровский, журналист Ирина Борухович ("Новая газета") кертелгән.

Екатерина Маяковская Idel.Реалии-ның "ят агент" дип танылган бишенче журналисты. 2021 елның декабрендә министрлык реестрга Андрей һәм Алина Григорьеваларны, Регина Хисамованы һәм басманың элекке хәбәрчесе Регина Гималованы керткән иде.

  • Русия юстиция министрлыгы "ят агент" мәгълүмат чаралары исемлегендә Азат Европа/Азатлык Радиосы проектлары, "Медуза" сайты, "Дождь" телеканалы, "Голос" хәрәкәте бар. "Ят агент" дип танылган кайбер редакцияләр эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды, башкалары икътисади проблемнар барлыкка килүе турында белдерде.
  • 2017 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте. Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе Русия хакимиятләренең әлеге карары белән килешми. Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.
  • RFE/RL президенты Джейми Флай медиаоешманың Русиядә эшчәнлеген дәвам итәчәген күп тапкыр белдерде. "Безнең эшне цензуралауның һәм журналистларны дәшмәскә мәҗбүр итүнең теләсә нинди омтылышларын кире кагабыз. Без Русия аудиториясенә хезмәт итүне дәвам итәчәкбез", диде Флай.
  • Беренче тапкыр Русия юстиция министрлыгы "ят агент" мәгълүмат чаралары реестрына физик затларны 2020 елның декабрендә кертте. Исемлеккә хокук яклаучы Лев Пономарёв, активист Дарья Апахончич, "Псковская губерния" мөхәррире Денис Камалягин, "Радио Свобода" белән хезмәттәшлек итүче журналистлар Людмила Савицкая белән Сергей Маркелов кертелгән иде.
  • Русиядә "ят агент" дип танылган матбугат чаралары Русия җирлегендә юридик зат теркәргә, юстиция министрлыгында теркәләрегә һәм финанс операцияләрен әлеге министрлык аша уздырырга мәҗбүр.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң "ята агент" медиа сайтлары Русиядә томаланды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG