Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мәктәп укучыларын хәрби әзерлек җыеннарына җибәрәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Анда меңнән артык егет катнашачак диелә. Алга таба укытучыларны һәм хәрби-патриотик укулар оештыручыларны укытырга җыеналар.

11 апрельдән Казанда 10нчы сыйныф укучыларын 5 көнлек хәрби хезмәт нигезләрен өйрәтү җыеннарына озатачаклар. Беренче төркемдә 200дән артык егет чакырылачак. Бу хакта Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтанып, Коммерсантъ яза.

Җыеннарны "Патриот" үзәгенең беренче тапкыр ачылачак "Авангард" хәрби-патриотик тәрбия укыту-методик үзәге оештыра.

Быел Казанда шундый биш смена үткәрергә җыеналар, диелә. Көз көне республикада мондый җыеннар Түбән Кама һәм Чистай мәктәп укучылары арасында үткәрелә башлаячак. Әлеге районнарда да "Авангард" хәрби-патриотик тәрбия укыту-методик үзәкләре төзелә.

Җыеннардан тыш, мәктәп каникуллары һәм хәрби-патриотик уеннар вакытында яшүсмерләр өчен хәрби-патриотик сменалар оештырылачак. Шулай ук "Авангард"та тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) укытучыларын һәм хәрби-патриотик укулар оештыручыларын укытырга җыеналар.

"Авангард" хәрби-патриотик тәрбия укыту-методик үзәкләре Русиянең барлык төбәкләрендә барлыкка киләчәк. Әлеге күрсәтмәне Русия президенты Владимир Путин 2019 елда йөкләгән иде.

Моңа кадәр укытучыларга дәрестә импортны илдә җитештерелгән тауар белән алыштыруның файдасы турында сөйләргә кушылган иде. "Русиягә каршы санкцияләр һәм аларның ватан икътисадына йогынтысы" дигән темага үтәчәк дәресләрдә укытучы, "Русиянең Көнбатыш илләре санкцияләре басымына бирешмәү мөмкинлекләрен күрсәтергә" тиеш, дип әйтелде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG