Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәрен раслады


Рөстәм Миңнеханов Казанның Гали мәчетендә Ураза бәйрәмендә. 4 июнь 2019
Рөстәм Миңнеханов Казанның Гали мәчетендә Ураза бәйрәмендә. 4 июнь 2019

2 май һәм 9 июль Татарстанда бәйрәм көннәре булачак.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәре турында карар имзалады. Фәрман президент сайтында дөнья күрде.

Карарда әйтелгәнчә, "ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә" Ураза гаете 2 майда билгеләп үтеләчәк. Корбан бәйрәме 9 июльгә туры килә.

Татарстан кануннары нигезендә, бу көннәрдә республикада ял итәләр.

Моңа кадәр, Татарстан мөфтияте фитр сәдакасы һәм нисаб күләмен арттырган иде. Узган ел белән чагыштырганда, казыйлар зәкәт түләү өчен нисаб күләмен ике тапкырга арттырган. 2021 елда ул 310 мең сум булса, быел 620 мең сумга җиткән. Ел дәвамында әлеге акчага ия булган мөселман кешесе зәкәт бирергә бурычлы. Моннан тыш, фитыр сәдакасының да күләме арткан. Былтыр ул 100 сум булса, быел — 150 сум. Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 36 меңнән 58 мең сумга (көмеш бәясе нигезендә) җиткән.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG