Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннар яңа химия заводлары төзүгә каршы петиция чыгарды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Стәрлетамак, Салават, Ишембай һәм аларга якын авылларда яшәүчеләр Change.org сайтында петиция чыгарган, аны 2600дән артык кеше имзалаган.

Башкортстанда яшәүчеләр Стәрлетамак, Салават, Ишембай шәһәрләрендә һәм алардан 60 чакрым радиустагы җирләрдә яңа химия заводлары төзүне тыюны таләп итә. Бу хактагы петиция Change.org сайтында чыкты. Әлегә аны 2600дән артык кеше имзалаган.

Активистлар сүзлләренчә, "ДоГа" оешмасы "Алга" махсус икътисади зонасында ароматик углеводородлар җитештерә башламакчы.

"Монда әлеге заводны икенче мәртәбә төземәкче булалар инде, әмма узган юлы халык төзелешне булдырмый кала алды – Стәрлетамакка Росприроднадзор башлыгы Светлана Радионова килгәннән соң, проект документларына дәүләт экология экспертизасы тискәре нәтиҗә бирде. Әмма, күрүебезчә, төзелешне башлап йөрүчеләр үз ниятләреннән баш тартмый", диелә петициядә.

Шулай ук активистлар яңа җитештерүдән һавага таралачак зарарлы матдәләрне санап узган: бензол (нерв системына, сөяк миенә, кан тамырлары, репродуктив системнарга йогынты ясый, яман шеш китереп чыгара), толуол (мускул, баш мие эшчәнлегенә, бөерләргә, репродуктив системга йогынты ясый), метанол.

Активистлар сүзенчә, хәзерге вакытта бензол, толуол һәм метанолны "Стәрлетамак нефтехимия заводы" һәм "Газпром нефтехим Салават" бүлеп чыгара инде.

"Стәрлетамак, сула" хәрәкәте активистлары мәгълүматынча, һавада шулай ук винилхлорид, фенол, стирол, изопренның югары концентрацияләре күзәтелә.

"Без – Башкортстанның Стәрлетамак, Салават, Ишембай шәһәрләрендә һәм аларга якын авылларда яшәүчеләр, туган җир икътисадының үсеше, яңа эш урыннары булдыру, яңа оешмалар ачу яклы, әмма бер шарт белән – бу әйләнә-тирә мохиткә һәм тирә-якта яшәүчеләрнең сәламәтлегенә зыян салмасын!" – дип белдерә активистлар.

Башкортстанның көньягында урнашкан Салават шәһәрендә яшәүчеләр сәнәгать оешмалары бүлеп чыгарган зарарлы матдәләр белән агулана. Еллар дәвамында активистлар бу проблемга кары көрәшергә тырыша, ә кайберләре шәһәрдән китәргә мәҗбүр.

Быел гыйнвар аенда вазгыять катлауланды, Росприроднадзор һәм Башкортстанның табигатьне яклау районара прокуратурасы "Газпром нефтехим Салават" һәм "Башкорт сода ширкәте" заводларын тикшерә башлады.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG