Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессы корылтаена Башкортстан делегатларын сайлау әшнәлек дип гаепләнә


Уфада Дөнья татар конгрессының августта Казанда узачак VIII корылтаена барачак делегатларның алдан төзелгән исемлеген раслау чарасы узды.

12 апрель Уфада Дөнья татар конгрессының VIII корылтаена делегатлар "сайлау" чарасы узды. Август аенда Казанда узачак корылтайга кемнәрең барачагын берничә дистә татарны Уфадагы "Нур" татар дәүләт театрының кече залында җыеп хәл иттеләр.

Чарага Казаннан Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Дөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев та килде.

Альфред Дәүләтшин
Альфред Дәүләтшин

Башта Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Казанга барачак делегатлар исемлегенең Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре белән март ахырында төзелүен, анда республикадагы татарлар өчен зур эшләр башкарган кешеләр генә керүен ирештерде.

Дәүләтшин иң башта шәрәфле кунак статусында барачак татарлар исемлеген укып ишеттерде. Анда 30дан артык кеше: Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, җырчылар Идрис Газиев, Нәзифә Кадыйрова, Зифа Нагаева, шагыйрәләр Дилә Булгакова, Лилия Сәгыйдуллина һәм башкалар.

Аннан соң август аенда Казанда татар халкы язмышына караган мөһим мәсьәләләрдә тавыш биреп, нинди карар карар кабул ителүен хәл итәчәк делегатлар исемлеге укылды. Альфред Дәүләтшин Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевның да Башкортстаннан "сайлануын", ягъни шушы исемлеккә кертелгән булуын әйтте. Республикадан Казанга 90 делегат барачак. Алар арасында татар җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре, татар басмаларының баш мөхәррирләре, татар кафедралары җитәкчеләре, милли хәрәкәттә катнашкан билгеле кешеләрдән тыш, билгесез кешеләр дә күп иде.

Башкортстан Русиядә татарлар саны белән, Татарстаннан кала икенче иң мөһим төбәк санала. Хәтта шактый киметелгән дип тәнкыйтьләнүче, 2010 елгы җанисәпнең рәсми саннарына караганда да, анда татарлар саны миллионнан артык, Русиядәге татарларның кимендә биштән берен тәшкил итә. Шушы миллион татар Казанда үз сүзен әйтү өчен Конгресска делегатларны ничек сайлады соң?

"Нур" театрына чакырып китерелгән берничә дистә татар катнашындагы җыенны алып баручы икътисад фәннәре докторы Касыйм Йосыпов кемнәрдер тарафыннан әзерләнгән намзәтләр исемлеген тулысынча тавышка куярга һәм, бер генә мәртәбә кул күтәреп, барысын да берьюлы расларга тәкъдим итте.

Чакырылган һәм очраклы рәвештә ишетеп килгән татарлар
Чакырылган һәм очраклы рәвештә ишетеп килгән татарлар

Әмма залдан һәр намзәтне аерым тикшереп, һәрберсе өчен аерым тавыш бирергә кирәк дигән тәкъдимнәр яңгырады. Чөнки исемлектә хәтта залдагыларның да күбесе моңарчы ишетмәгән исемнәр дә шактый.

Шуннан соң тулаем исемлекне раслау яки һәр делегатны аерым карап раслау мәсьәләсе тавышка куелды. Залда утыручыларның күпчелеге Альфред Дәүләтшин яңгыраткан намзәтләр исемлегендәге кешеләр булу сәбәпле, исемлекне тулысынча раслыйк диючеләр җиңеп чыкты.

Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов исемлекнең ничек төзелүе турында аңлатма бирде.

Заһир Хәкимов
Заһир Хәкимов

— Бу исемлекне 30 мартта җыелып төзедек. Һәр татар оешмасы үзенең тәкъдимнәрен кертте. Элек һәр оешмага квоталар бирә идек. Бер үк кешеләр төрле оешмаларда эшли, шуңа, кабатланмасын өчен, һәр кешене аерым карадык. Татар халкына хезмәт иткән, татар милли хәрәкәтендә үз өлеше булган кешеләрне исемлеккә кертек, — диде Хәкимов.

Февраль аенда гына Заһир Хәкимов Азатлыкка Казанның Башкортстан татарлары мәсьәләсендә дөрес юнәлештә эшләмәвен әйтеп, "Башкортстан татар конгрессы корылтае гына түгел, ә республиканың барлык татарлары корылтаен" уздырырга җыенуын сөйләгән иде.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев үз чыгышында Дөнья татар конгрессының эшчәнлеген үзгәртергә теләвен әйтте.

Васил Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев

— Дөнья татар конгрессы 30 ел эшләү дәверендә зур эшләр башкарды. Ләкин безгә аның эшләү тәртипләрен үзгәртергә, дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Аның дәрәҗәсен Милли шура аша күтәреп була. 2 август узачак корылтайда 75 кешедән торган милли шура әгъзалары сайланачак. Без Мурманскидан Амурдагы Комсомолскига кадәр барып, бөтен төбәкләрдә татар оешмалары җитәкчеләре белән очраштык, 2022 һәм алдагы елларга эш планнары турында сөйләштек. Конгресска кадәр Идел буенда ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын зурлап уздырачакбыз, — диде Казан түрәсе.

Шәйхразиев былтыргы җанисәпнең халык саны турында беренче мәгълүматы билгеле булуын әйтеп, Русиядә 147 миллион кеше яшәвен дә белдерде.

— Бу — зур байлык, халык саны кимеми. Алар арасында татар халкы да сан ягыннан икенче урында булып, лаеклы урын алып тора, милләттәшләребезнең саны ел ахырында билгеле булачак, — диде Васил Шәйхразиев.

Азатлык чарада катнашкан берничә кешенең фикерен белеште. Кушнаренко районында яшәүче татар активисты Илфир Гәрәев бу сайлау түгел, алдан төзелгән исемлекне шул исемлектәге кешеләрдән раслату чарасы гына булды диде.

Илфир Гәрәев
Илфир Гәрәев

— Бу чара буш чара булды. Чөнки исемлекне алдан ук үзара җыелып төзегәннәр. Анда үзләрен, активистларын, шулай ук таныш-белешләрен керткәннәр. Мине 30 март узган чарага чакырмадылар, бүген дә чакырулы түгел идем, ишетеп кенә килдем. Мин залда утырган халыкны санап чыктым, биредә 83 кеше дә юк. Минем кебек, очраклы рәвештә ишетеп килгән берничә кешедән башка, барысы да алдан төзелгән исемлеккә кертелгән кешеләр килгән булып чыкты. Бу делегатлар сайлау чарасы булмады. Алдан төзелгән исемлекне шул исемлектәге кешеләрдән раслату чарасы булды. Адәм көлкесе, элек исемлек ачык рәвештә төзелә, һәр кеше тикшерелә иде. Хәзер бер төркем үзләренең якыннарын һәм әшнәләрен тутырып исемлек төзегәннәр. Делегация тулысынча лаеклы кешеләрдән тормый дип исәплим, — диде Илфир Гәрәев.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзасы Лилия Хөсәенова да чарада канун бозу булын әйтте.

Лилия Хөсәенова
Лилия Хөсәенова

— Исемлекне төзүчеләр бу чарага фәкать шул исемлеккә кергән кешеләрне генә чакырган. Мин кеше аша ишетеп кенә килдем. Төрле оешмалар, клублар җитәкчеләрен һәм аларның активист дип аталучыларын исемлеккә керткәннәр. Мин шул оешмаларның эшләре белән инде күп еллар кызыксынам, аларга барасым, катнашасым килә. Ләкин алар чара узасын алдан язмый, хәбәр итми, күрәсең, "милли" эшләрне бер төркем дус-ишләр җыелып чәй эчеп кенә башкарадыр, чөнки читтәге татарлар алар арасына үтеп керә алмый.

Бу әшнәлек аркасында күпме лаеклы кешеләр сайланмый калды

Бу чараны "Нур" театрының зур залында уздыру кирәк иде дип исәплим. Исемлектәге кешеләрнең һәрберсен залга чыгарып, кыскача гына милләт өчен нәрсә эшләүләрен сөйләтер идем. Бу исемлектә милли хәрәкәттә, милли чараларда бөтенләй исемнәре беркайчан да яңгырамаган кешеләр дә күп иде. Бу әшнәлек аркасында күпме лаеклы кешеләр сайланмый калды. Ә бит делегатлар районнарда яшәгән татарлар саныннан чыгып андагы җыеннарда сайланырга тиеш иде. Бу канунсыз чара булды, — диде Лилия Хөсәенова.

Алексей Песошин урынбасарының Дөнья татар конгрессы дәрәҗәсе өчен борчылуы нигезсез түгел. Дөньядагы барлык татарларны берләштерүче буларак танытылган конгресс Ринат Закиров җитәкчелектә булган чорда Сабантуй һәм мәҗлесләргә йөрүдән югары күтәрелә алмый дип каты тәнкыйтьләнгәч, Милли шура булдырып, аның башына Владимир Путинның хакимият вертикале кешесе Шәйхразиевны расладылар. Шәйхразиев җитәкчелегендәге структураның соңгы елларда татарларны милләт һәм республика язмышына кагылышлы иң борчыган мәсьәләләр турында берни дәшми утыруы Дөнья татар конгрессының абруын тагын да ныграк төшерде. Хәзер Шәйхразиев абруйны күтәрү өчен эш тәртибен үзгәртергә кирәк ди. Әмма абруйны күтәрү өчен үзенең ни эшләячәген әйтми. Урысларны илдәге башкалардан өстен халык танучы 2020 елгы конституция үзгәрешләрен тулаем пакеты белән хуплау көннәрендәге кебек, кемгәдер татар халкы язмышын татарлар исеменнән хәл итү вәкаләте бирәчәк корылтайга Башкортстан татарлары тавышын пакет белән тапшыру яклы булуын гына күрсәтте Васыйл Шәйхразиев.

* * *

Башкортстан татарларының беренче корылтае 1997 елның 26-28 июнендә узган иде. Икенче корылтай ике өлештән торды. 2002 елның 3 августында корылтайның беренче өлеше узды. Анда Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының хисап чыгышы тыңланды һәм Казанда узачак III Дөнья конгрессына делегатлар сайланды. Чарада хисап чыгышы да, проблемнар да тикшерелмәде, форум бары тик делегатлар сайлау өчен генә оештырылды. Корылтайның икенче өлеше мотлак узачагы белдерелде. 2003 елның 5 июлендә корылтайның икенче өлеше узды. Шуннан соң Башкортстан татарлары корылтае узганы булмады. Дөрес, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте, Башкортстан татарлары конгрессының конференцияләре узды, ләкин алар бар республика татарлары форумы буларак оештырылмады.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG