Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джо Байден Русия Украинада геноцид кыла дип белдерде


Бучада күпләп күмелгән мәетләрнең эксгумациясе
Бучада күпләп күмелгән мәетләрнең эксгумациясе

Әлегә кадәр Америка рәсмиләре Русиянең гамәлләрен геноцид буларак квалификацияләүдән тыелып торды, хәрби җинаятьләр дигән сүз кулланды.

12 апрельдә АКШ президенты Джо Байден, Русия гаскәрләренең Украинада сивил халыкка каршы кылган җинаятьләрен беренче мәртәбә геноцид дип атады.

"Мин моны геноцид дип атадым, чөнки Путинның украин булу мөмкинлеген генә дә юк итәргә тырышуы, торган саен ачыграк күренә бара. Моның дәлилләре артканнан арта бара", дип белдерде Байден. Ул Русиянең украин халкына геноцид кылу-кылмавы турындагы карарны юристлар чыгарыр, әмма минем фикеремчә, бу – геноцид, дип искәртте.

Әлегә кадәр Америка рәсмиләре Русиянең гамәлләрен геноцид буларак квалификацияләүдән тыелып торды, хәрби җинаятьләр дигән сүз кулланды.

Узган атнада президентның дәүләт иминлеге мәсьәләләре киңәшчесе Джейк Салливан, Америка хөкүмәте куллана торган ачыкламага ярашлы, Украина җирләрендәге җинаятьләр - геноцид түгел дип аңлатты. Бу ачыкламага күрә, геноцид – "юк итү максаты белән милли, этник, раса яки дини төркемгә каршы" гамәлләр була.

Русия гаскәрләре оккупациясе вакытында Украинаның Буча шәһәрендә сивил халыкны күпләп үтерүләре турындагы мәгълүматлар барлыкка килгәннән соң, Русияне геноцидта гаепләүләр башланды.

Русия гаскәрләре чыкканнан соң шәһәрдә мәетләр күпләп күмелгән урыннар табылды. Буча мэры сүзләренчә, 12 апрельгә шәһәрдә 403 кешенең җәсәде табылган, беренчел мәгълүматларга күрә, аларны Русия солдатлары үтергән диелә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG