Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латвия тышкы эшләр министры: "денацификациягә мохтаҗ ил - Русия"


Латвия тышкы эшләр министры Эдгарс Ринкевич
Латвия тышкы эшләр министры Эдгарс Ринкевич

"Русия гаскәрләренең Украинада кешелеккә каршы кылган коточкыч геноциды күренешләреннән, хәрби җинаятьләреннән соң, дөньяда чын денацификациягә мохтаҗ бердәнбер ил – Русия федерациясе булуы аңлашыла башлый", дип язды Эдгарс Ринкевич.

Латвия тышкы эшләр министры Эдгарс Ринкевичс хәзерге Русия дәүләте "денацификациягә" мохтаҗ дип саный. Бу хакта ул Twitter-да язды.

"Русия гаскәрләренең Украинада кешелеккә каршы кылган коточкыч геноциды күренешләреннән, хәрби җинаятьләреннән соң, дөньяда чын денацификациягә мохтаҗ бердәнбер ил – Русия федерациясе булуы аңлашыла башлый", дип белдерде Ринкевичс.

Украинаны "денацификацияләү", шулай ук коралсызландыру – Мәскәүнең Украинага каршы сугыш башлаган вакытта белдергән рәсми максатлары.

Март ахырында Русия журналистлары белән әңгәмәдә, Украина президенты Владимир Зеленский, Русиянең Украинаны "денацификацияләргә" кирәк дигәндә нәрсәне күз уңында тотуын аңламавын әйтте.

12 апрельдә Русия президенты Владимир Путин, Русиянең Украинага бәреп керүенең максатлары "үтәләчәгенә" шиге булмавын белдерде.

ВВС искәртүенчә, Русия хакимияте вәкилләре бу максатларны вакыт узгаен саен төрлечә аңлата.

Аерым алганда, мартта Русия саклану министры Сергей Шойгу "Безнең өчен иң мөһиме – Русия федерациясен Көнбатыш илләре тудырган хәрби куркынычтан яклау, алар украин халкын безнең илгә каршы көрәштә кулланырга тырыша", дип белдерде.

11 апрельдә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров максатларны "Безнең махсус хәрби операция, АКШның һәм аның астындагы Көнбатыш илләренең халыкара аренада тулысынча өстенлек итүгә юл тотуына һәм киңәюенә чик кую өчен кирәк", дип аңлатты.

Украинаны оккупацияләү һәм аның хакимиятләрен алыштыру – рәсми рәвештә "операциянең" максатлары буларак аталмый, әмма шул ук вакытта Кремльне хуплаучы басмаларның күпсанлы публицистлары һәм кайбер сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләр, шул исәптән Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Киевка һөҗүм итәргә чакыра.

Русиянең Украинадагы сугышы 24 февраль иртәсеннән дәвам итә. Русия гаскәрләре хәрби һәм сивил инфраструктураның төп объектларына һава һөҗүме ясап, һава аланнарын, нефть базаларын, ягулык салу станцияләрен, чиркәүләрне, мәктәп һәм хастаханәләрне җимерә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG