Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Безнеңчә сөйләшмисең!" Акцент һәм диалекттан оялу киртәсен ничек узарга


"Безнеңчә сөйләшмисең!" Акцент һәм диалекттан оялу киртәсен ничек узарга
please wait

No media source currently available

0:00 0:30:55 0:00

"Татарча подкаст"ны янә татар телен өйрәнү проблемнарына багышлана. Бу юлы акцент белән яки диалектта сөйләшүчеләрдән көлү турында. Химки шәһәрендә яшәүче Гөлнара Айнетдинова ничек кечкенә чакта татар теленнән күңеле кайтуы һәм 18 яшендә янә аны өйрәнергә тырышуы турында сөйләде. (Тезислар астарак)

"Татарча подкаст"ның чираттагы чыгарылышын янә татар теле өйрәнүдәге проблемнарга багышладык. Бу юлы акцент белән яки диалектта сөйләшүчеләрдән көлү турында. Химки шәһәрендә яшәүче Гөлнара Айнетдинова ничек кечкенә чакта татар теленнән күңеле кайтуы һәм 18 яшендә янә аны өйрәнергә тырышуы турында сөйләде. 23 апрельдә Чаллыда URBANTATAR хәрәкәте һәм SkyTat аралашу клубы бу темага тел лабораториясе дә уздырачак.

Нәрсәләр турында сөйләштек.

Танышу-таныштыру

Гөлнара авылга кайткач, икетуганнары аның татарча сөйләшүен ишетеп "татар урысы" дигән һәм ул башка татарча сөйләшмәс булган.

18 яшендә Гөлнара беренче тапкыр туган тел китабы күрә һәм бөтенләй укый алмый, чөнки ул әдәби татар телендә була, ә Гөлнара мишәр диалектын гына ишетеп үсә.

Авылда хәзер балалар да татарча сөйләшми

Гөлнара үзенең әдәби татар теле өйрәнү тәҗрибәсен сөйли.

SkyTat клубы лидеры Римма Гомәрова тел лабораториясенә килгән тарихлар турында сөйли.

Әдәби телдә сөйләшкән өчен шейминг. Ул кайда була?

Татар теле өйрәнүчеләргә киңәшләр.

Онлайн-платформалар: "Ана теле" проекты, "Әйдә!Online", "Сәлам" дәреслеге һәм татар телен Duolingo-га кертү хыялы.

Чит илдә акценттан көлмиләр.

Миңтимер Шәймиев акценты турында кыскача.

Чаллыда 23 апрельдә тел лабораториясе ничек узачак.
XS
SM
MD
LG