Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада сугышудан баш тарткан ОМОНчылар турында хәбәр иткән мөхәрриргә җинаять эше ачканнар


Михаил Афанасьев
Михаил Афанасьев

Михаил Афанасьевны 13 апрельдә тоткарладылар, өендә тентү узган, хәзер ул изоляторда тотыла. Аңа 10 елга кадәр колония яный.

Тикшерү комитеты Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә Абаканның "Новый фокус" журналы баш мөхәррире Михаил Афанасьевка каршы җинать эше ачкан.

Җинать эше ачылу турындагы карарның бер кисәген 14 апрельдә Telegram каналда "Сетевые свободы" проекты чыгарды. Афанасьевны 13 апрельдә тоткарладылар, өендә тентү узган, хәзер ул изоляторда тотыла. Аңа 10 елга кадәр колония яный.

Журналистны тоткарлауны хокук яклаучылар, "Новый фокус"та Украинада сугышудан баш тарткан Росгвардия хезмәткәрләре турында язма чыгу белән бәйли. Әлеге язма 4 апрельдә чыккан. Текстта, росгвардияләрнең сугышта катнашудан баш тартуының төп сәбәбе – Хакасия һәм Кемерово өлкәләреннән булган СОБР хезмәткәрләренең колонналарын Киев янында юк итүләре диелә.

Рәсми чыганаклар бу мәгълүматка фикер белдермәде. Провайдер журналның сайтын томалаган.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG