Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Ураза бәйрәме алдыннан коронавирус чикләүләрен йомшарталар


Радий Хәбиров имзалаган боерыкка ярашлы, мәчетләрдә, чиркәүләрдә һәм башка дини оешмаларда 100 кеше урынына 500әр кешегә җыелырга рөхсәт ителгән.

Ураза бәйрәме алдыннан Башкортстанда коронавирус чикләүләрен йомшарталар. Бу хактагы боерыкны Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров имзалады, дип хәбәр итә "Башинформ".

Боерыкка ярашлы, мәчетләрдә, чиркәүләрдә һәм башка дини оешмаларда 100 кеше урынына 500әр кешегә җыелырга рөхсәт ителгән.

Чикләүләрне йомшартулары мөселманнарның һәм христианнарның зур дини бәйрәмнәре якынлашу белән бәйле булырга мөмкин.

Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәре турында карар имзалаган иде. Аңа ярашлы, Ураза гаете 2 майда билгеләп үтеләчәк. Корбан бәйрәме 9 июльгә туры килә. Татарстан кануннары нигезендә, бу көннәрдә республикада ял итәләр.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG