Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ел башыннан Татарстанда инфляция 11 процентка җиткән


Азык-төлеккә бәяләр 10,4 процентка арткан диелә.

Ел башыннан Татарстанда инфляция 11 процентка җиткән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә. Март аенда инфляция 9 процентны тәшкил иткән диелә.

Татарстанстат мәгълүматларыннан күрә, соңгы бер ай эчендә азык-төлеккә бяләр 7,2 процентка, ә ел башыннан – 10,4 проценткан арткан.

Март аенда азык-төлек булмаган тауарлар 12,1 процентка кыйбатланган. Ел башыннан 13,4 процентка җиткән. Соңгы бер ай эчендә хезмәт күрсәтү өлкәсендә бәяләр 6,5 процентка, ел башыннан – 8,2 процентка арткан, диелә Татарстанстат оешмасы хәбәрендә.

Шул ук вакытта Башкортстанда еллык инфляция 22 проценттан артып китте. 2021 елның марты белән чагыштырганда, азык-төлек тауарлары 19,9 процентка, яшелчә һәм җиләк-җимеш, шул исәптән бәрәңге – 37,2 процентка, азык-төлек булмаган тауарлар - 26,5 процентка кыйбатланган.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугыштан соң бәяләр күтәрелде.

Моңа кадәр белгечләр якын айларда Татарстанда яшәүчеләрнең реаль керемнәре 10-15 процентка кимүе көтелә дип белдерде.

Бу атнада Русия хисап пулаты рәисе Алексей Кудрин илдә инфляция 20 процентка җитәргә мөмкин диде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG