Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Гыйрак көрдләренә каршы хәрби операция башлады


Төркиянең хәрби F16 очкычы Адана базасыннан һавага күтәрелә, 27 июль 2015 ел
Төркиянең хәрби F16 очкычы Адана базасыннан һавага күтәрелә, 27 июль 2015 ел

Төркия Гыйракның төньягында Көрдстан эшче фиркасе бункерларына, тоннельләренә, мәгарәләренә һәм складларына уңышлы һөҗүм ясавын хәбәр итте.

Төркия Гыйракның төньягында Көрдстан эшче фиркасе (PКК) әгъзаларына каршы яңа хәрби операция башлады, дип хәбәр итә Төркиянең Hurriyet басмасы.

Операциядә спецназ һәм хәрби һава көчләре катнаша диелә. Төркия саклану министры Һулуси Акар сүзләренчә, Төркия очкычлары PКК-ның бункерларына, тоннельләренә, мәгарәләренә һәм складларына уңышлы һөҗүм иткән.

"Илебезне 40 ел дәвамында эзәрлекләгән террорчылык бәласыннан асыл милләтебезне коткарырга карар кылдык. Иң соңгы террорчы юк ителгәнчегә кадәр, безнең көрәш дәвам итәчәк", дип искәрткән министр.

Төркиядә тыелган Көрдстан эшче фиркасе белән кораллы низаг 1984 елда башланды һәм 2015 елда янә кабынып китте.

Гыйракның төньягында PКК ныгытмалары урнашкан. Элегрәк Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган, 2015 елның июленнән башлап ил эчендә фирканең алты мең әгъзасын, илдән читтә 6,9 мең әгъзасын юк иттек, дип белдергән иде. Төркиянең югалтулары 1,2 мең кеше диелде.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган сүзләренчә, көрдләр проблемын демократик юл белән чишеп булмаячак. Ул шулай ук хөкүмәтнең көрд сепаратистларына ярдәм итүчеләр белән сөйләшүләргә бармаячагын да әйтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG